Хөрмәтле татарстанлылар!
Сезне чын күңелдән Татарстан Республикасы көне белән котлыйм!
Бүген Казанда алкогольгә һәм наркоманиягә бәйле затлар проблемаларына багышланган ТР Ресоциализация фонды Кубогына Җилкәнле регата узды. Спорт чарасын Республика наркология диспансерының баш табибы Илгиз Әхмәтҗанов һәм ТР Җилкән спорты федерациясе җитәкчесе Вадим Трофимов ачтылар.
Бүген Әлмәт онкология диспансерында «Нәрсә ул лимфедема?» дигән чираттагы пациент мәктәбе узды. Йөрәк-кан тамырлары хирургы, табиб-лимфолог һәм Кама аръягы регионында лимфостаз белән интегүче пациентларны дәвалау һәм реабилитацияләү үзәге директоры Дамир Вәлиуллин белән очрашуга пациентлар, аларның туганнары, медицина хезмәткәрләре чакырылган иде.
18 яшьтән башлап һәр түбәнкамалы (шулай ук теләсә кайсы башка шәһәрдә яшәүче) елга бер тапкыр ТКҮРКПХнең 1нче номерлы сырхауханәсендә (Менделеевск ур., 46) урнашкан «Сәламәтлек үзәгендә» уникаль профилактик тикшерү узарга мөмкин.
Республика көне алдыннан Регионара клиник-диагностика үзәге хезмәткәрләрен һөнәри эшчәнлектәге казанышлары өчен бүләкләү тантанасы узды. Чарада Татарстанның сәламәтлек саклау министры Марат Садыйков катнашты. Гомуми хирургия бүлегенең табиб-хирургы Алексей Подшивалов, сырхауханә бүлегенең неврологы Армине Гаспарян, кабул итү бүлегенең шәфкать туташы Ольга Палачева, КДЛнең фельдшер-лаборанты Наталья Хевронина, кондиционерлау хезмәтенең башлыгы Сергей Матвеев Республика сәламәтлек саклау башлыгы кулларыннан үз һөнәренә тугрылык һәм хезмәттә югары компетенция өчен Рәхмәт хаты кабул иттеләр. Йөрәк-кан тамырлары хирургы Рөстәм Әхмәтҗанов, ультратавыш диагностикасы табибы Елена Танеева, 3нче номерлы анестезиология һәм реанимация бүлегенең өлкән шәфкать туташы Гөлнара Сәлахова ТР Сәламәтлек саклау министрлыгының Мактау грамоталары белән бүләкләнделәр.
28 августта ТР ССМ ӘМР буенча Сәламәтлек саклау идарәсендә Әлмәт ФАПларының фельдшерлары, сырхауханәләрнең табиб-терапевтлары һәм гомуми практика табиблары өчен укыту семинары оештырылды. Аның төп максаты – икенче типтагы шикәр диабетын профилактикалау һәм диагностикалау буенча медицина хезмәткәрләренең белем дәрәҗәсен күтәрү, шулай ук бу авырудан интегүче пациентларны үз-үзләрен контрольдә тоту кагыйдәләренә өйрәтү.
2019 елның 5 - 6 сентябрендә Казан шәһ. беренче тапкыр «Колоректаль яман шеш: Colorectal cancer skills 2019» Казан онкология дискуссион клубы үткәреләчәк.
Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Татарстан табибларына ашыгыч ярдәм машиналарыннан һәм күчмә медицина комплексларыннан ачкычларны тапшырды. Быел барлыгы 187 автомобиль тапшырылачак.
Түбән Кама үзәк район күп профильле хастаханәсенең баш табибы Габибулла Әхмәдовта кунакта ике абыйлы-энеле малай: тугыз яшьлек Алмаз һәм җиде яшьлек Әмирхан булды. Монда абыйлы-энеле Сәгъдиевлар «Мин эшче булырга китәр идем...»дип исемләнгән балалар республика конкурсында катнашу аркасында чакырылдылар.
2019 елның 27 августында «Кукмара ҮРХ» ДАССҮдә Республика клиник хастаханәсе һәм Балалар Республика клиник хастаханәсе белгечләренең кабул итүе оештырылды, белгечләр арасында табиб пульмонолог, гастроэнтеролог, невролог, оториноларинголог, балалар кардиологы, балалар аллергологы һәм ультратавыш диагностикасы табибы булдылар. 40 өлкән кешегә һәм 60 балага консультацияләр бирелде. РКХ һәм БРКХ шартларында өстәмә тикшерүгә 12 кеше чакырылган.