ЯҢАЛЫКЛАР


15
февраль, 2019 ел
җомга

Бәйрәм хөрмәтенә медицина учреждениесендә балалар өчен күңел ачу программасы узды.

Росстандартның «Ышанычлы бул! Сәламәт бул!» социаль акциясе барышында Россия халкының 13 меңнән артык көнкүреш тонометры үлчәүнең төгәллегенә түләүсез тикшерелде. Акция Россиянең барлык федераль округларында 50 регионында Россия Сәнәгать һәм сәүдә министрлыгы булышлыгында техник җайга салу һәм метрология буенча Федераль агентлык (Росстандарт) тарафыннан уздырылды.


14
февраль, 2019 ел
пәнҗешәмбе

16нчы номерлы ШКХ җирлегендә Пренаталь диагностика үзәге 2011 елның декабрендә ачылган вакыттан бирле 55 000 пренаталь скрининг уздырды.

ТР ССМ Республика кан үзәге «Игелекле Казан» Проекты белән берлектә DonorSearch.org ярдәме белән «Донорлардан мәхәббәт белән» донор акциясен үткәрделәр. 

Бүген БРКХ делегациясе эш визиты белән Дмитрий Рогачев исемендәге Балалар гематологиясенең, онкологиясенең һәм иммунологиясенең Милли медицина тикшеренү үзәгенә килделәр. 

Казан медицина көллиятендә экстремизмны профилактикалау темасына лекция узды. 

Торакаль Евразия: күптөрлелектә бердәмлек. Академик М.И. Перельман исемендәге Торакаль хирургия буенча VIII Россия-Европа белем бирү симпозиумы нәкъ менә шундый исем алды, ул Казанда 28 февральдән башлап 2 мартка кадәр узачак. Һәм бу очраклы түгел – беренче тапкыр Европа һәм россия белгечләре белән беррәттән, анда Азиядән экспертлар катнашачак.

«ТР ССМ РКОХ» ДАССУнең белгечләре «Трансплантология» буенча квалификация күтәрү циклында укулар уздылар. Якын киләчәктә хастаханә пациентларга натив мөгез катлавын күчереп утыртуны кертергә планлаштыра.

Кератопластика – ул бернинди консерватив дәвалау алымнары да мөгез катлавының тышчасы белән проблемаларны юкка чыгара алмаган пациентларга донорлар күзенең мөгез катлавын күчереп утырту операциясе.

Чирмешән районында дәвалау учреждениесенең 2018 ел эчендә булган эшчәнлегенә йомгак ясадылар һәм 2019 елга бурычлар билгеләделәр. Медицина советы утырышы алдыннан капиталь ремонттан соң Чирмешән ҮРХнең сырхауханәсен ачу узды.

Баш табиб урынбасарлары, хезмәтләр җитәкчеләре, бүлек мөдирләре, өлкән шәфкать туташлары, табиблар һәм шәфкать туташлары катнашында Республика офтальмология хастаханәсенең киңәйтелгән Хастаханә советы утырышы 2018 ел эчендә эш йомгакларына һәм 2019 елга үсеш перспективаларына багышланган иде.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International