Бүген хәрәкәтчән һәм бик ашкынулы үсә торган дөньяда транспорт ташкыны көннән-көн арта бара! Шәһәрләрдә, юлларда автомашиналар саны арта, ләкин машина йөртүчеләрне хәзерләү сыйфаты яхшыртылмый, игътибарлылык, мәрхәмәт һәм табибка кадәр ярдәм күрсәтү өлкәсендә белем җитешми! ЮТҺ вакытында җәрәхәтләрне ничек кисәтергә, ничек үз-үзеңне тотарга һәм беренче ярдәмне ничек дөрес итеп күрсәтергә? Моның турында РКХ ДАССОның травматологы, КДМАнең травматология һәм ортопедия кафедрасы доценты Р. Хабибьянов сөйләячәк.
Үз вакытында сөт бизләрен тикшерү һәм карап чыгу, табиб маммолог консультациясе һәм маммографияне вакытлыча узуның кирәклекләре турында без хатын-кызларга яңадан искә төшерергә телибез! Сөт бизенең яман шешен профилактикалау турында РКОД ДАССОның табиб-маммологы, профессор А. Исмагилов сөйләячәк.
«Сәламәт булыгыз!» программасын шимбә көнне 22 ноябрьдә 10сәг.45мин. «Россия 1 Татарстан» телеканалында карагыз.
Бу елда табибларга һәм шәфкать туташларына өч номинация буенча булышлык күрсәтергә була: «Һөнәргә тугрылык өчен», «Мәрхәмәтле йөрәк өчен» һәм «Һөнәрлелек өчен». Элеккечә, белгеч турында бәяләмәне, шулай ук балалар рәсемнәрен, фоторәсемнәрне һәм видеосюжетларны һәр теләгән кеше калдыра ала.
Яшел Үзән РҮХсе хезмәт коллективының гомуми җыелышында, кертелгән искәрмәләрне һәм тәкъдимнәрне исәпләп, Этика кодексын Яшел Үзән РҮХсе хезмәткәрләренең күмәк шартнәмәсенә өстәмә итеп эчке эш тәртибе кагыйдәләренә кертеп кабул иттеләр.
Шуның турында сүз Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов һәм Һиндастан химия сәнәгәсе һәм ашлама министры Анантха Кумара очрашуларында барды. Исегезгә төшерәбез, Татарстан делегациясе Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов башлыгында – Һиндастан Республикасында. Делегация составында шулай ук ТР сәламәтлек саклау министры Адел Вафин да бар.
ТР ССМ «7нче Шәһәр клиник хастаханәсе» ДАССОда 21ноябрьдә «Медицина югары уку йортында производство практикасы. Офыкларны киңәйтү» дигән IV регионара уку-гамәли студентлар конференциясенең йомгаклау утырышы булачак. Анда практиканы узу вакытында алынган тәҗрибә һәм күнекмәләр белән уртаклашу өчен Барнаулдан, Ижевсктан, Казаннан, Түбәнге Новгородтан иң яхшы студентлар җыелачаклар.
Башкарма комитеты җитәкчесе Наил Мәгъдиев КБМҮнең Балалар хастаханәсенең Г блогының капиталь ремонтының барышын үзенең тикшерү астына алды. Бүген аның катнашуы белән монда күчмә киңәшмә узды. КБМҮнең Г блогын сафка кертү тизлеге бераз артта кала, моның турында Наил Мәгъдиев инанды. Ул блокның төзелә торган мәйданнарыннан узды, яңа туган балалар патологиясе бүлегенең (ЯТБПБ) ике катыда булды һәм төзелешкә җаваплы хезмәтләр белән очрашуны үткәрде. «Объектны елның ахырына кадәр сафка кертергә кирәк, моның өчен төзүчеләргә көчәйтелгән тәртиптә эшләргә кирәк», – дип Наил Мәгъдиев билгеләде.