Бүген Чүпрәле муниципаль районы Советының 43нче утырышы булды. Утырышның эшендә Татарстан Республикасы Дәүләт Советының Рәисе Фәрид Мөхәммәтшин катнашты. ТР парламенты җитәкчесенең эш визиты Үби саласында ФАПны тантаналы ачудан башланды.
Узган атна белән чагыштырганда чакырулар саны 34кә кимеде (авырулар һәм бала табулар исәбенә). Чакырулар саны баш мие кан әйләнешенең көчле бозылулары буенча – 18гә, көчле миокард инфарктлары буенча – 19га, ЮТҺ буенча – 8гә артты. Чакырулар саны янгыннар буенча – 4кә, бала табулар буенча – 24кә кимеде. Җәмәгать урыннарына чакырулар саны 69га артты.
Бүген Әлмәт районында, Әлмәт – Сарман а/ю 27 км, ЮТҺ булды.
2 җиңел автомобиль бәрелешү нәтиҗәсендә 6 кеше зыян күрде, шул санда (зыян кешеләрнең берсе 1998 елда туган бала) ЮТҺ урынында АМЯ килгәнче 4 кеше һәлак булды.
ЮТҺ урынына АМЯнең 2 фельдшер бригадасы чыкты. Бер зыян күргән хатын бик авыр хәлдә һәм бер зыян күргән кеше уртача авыр хәлдә Әлмәт шәһ. «Татнефть» ААҗнең МСЧнә тапшырылды.
20 февральдә «Сугышлар ветераннары өчен госпиталь» ДАССОның2014 елның эш йомгаклары һәм 2015 елга бурычлар» дигән Хастаханә советының утырышы узды. Хастаханә советының эшендә сәламәтлек саклау министры урынбасары Шишмарева Е.И., «Казан дәүләт медицина академиясе» ӨҺББ ДБББОның проректоры Нюхнин М.А., «Казан дәүләт медицина университеты» ЮҺББ ДБББОның проректоры Шулаев А.В., «Республика медицина профилактикасы үзәгенең» баш табибы Садыйкова Р.С., госпитальнең хезмәткәрләре, КДМУ һәм КДМА оешмаларының җирлегендә эшләгән кафедралар мөдирләре катнаштылар.
ТР төньяк-көнчыгыш һәм Кама алды регионының «Елның хатын-кызы. Елның ир кешесе: хатын-кыз карашы» традицион Республика конкурсының зона туры Алабуга шәһәрендә узды. Анда район конкурсларының җиңүчеләре катнашты. «Минем һөнәрем – минем язмышым» номинациясендә төп бүләкне «Мамадыш РҮХ» ДАССОның сырхауханәсе табибы акушер-гинекологы Миләүшә Вәлиуллина яулап алды.
Бүген көннең икенче яртысында Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов Ютазы муниципаль районына килеп китте. Ютазы муниципаль районына эш сәфәре барышында Рөстәм Миңнеханов Урыссу район үзәк хастаханәсен карап чыкты, шул санда капиталь ремонт уздырылган корпусларының берсен. Яңартылган бинада РҮХнең акушерлык-гинекология бүлеге урнашкан. Татарстан Президенты өчен таныштыру сәяхәтен ТР сәламәтлек саклау министры Адел Вафин уздырды.
Республика медицина китапханә-мәгълүматый үзәгендә (РМКМҮ) 2014 елга йомгак ясадылар. Узган елның нәтиҗәләре һәм 2015 елга планнар турында оешманың директоры, профессор Юлия Дрешер сөйләде. Үзәк 40 меңнән артык укучыга хезмәт күрсәтә. Бу Татарстан сәламәтлек саклавының белгечләре, атап әйткәндә, практик табиблар, медицина персоналы, студентлар, укучылар, аспирантлар, ординаторлар, профессорлар-укытучылар составы һәм хәтта медицина оешмаларының пациентлары. РМКМҮ фонды 694 586 данәләрдән тора.