Чистай шәһәренең Яшьләр үзәгендә Россия Кызыл Хачының федераль программасы кысаларында тормышка ашырыла торган COVID-19 авыручы пациентларны тернәкләндерү буенча Татарстан Республикасында беренче мәктәп ачылды.
Россиядә ковид пандемиясе белән бәйле рәвештә туктатылган "Авылга игелек" («#ДоброВСело») проекты яңадан гамәлгә керә. Волонтер-медиклар медицина персоналы белән берлектә авылларның фельдшер-акушерлык пунктларына барачаклар.
Апас үзәк район хастаханәсендә ифтар мәҗлесе узды. Аны «Апас РҮХ» ДАССУ баш табибы Алмаз Альфрид улы Алиуллин оештырды.
Югары Ослан РҮХ сырхауханәсендә «Сәламәтлек саклау» илкүләм проектының сәламәтлек саклауның беренчел звеносын модернизацияләү программасы буенча бинага капиталь ремонт ясала.
Россия Сәламәтлек саклау министрлыгының Балаларга медицина ярдәме, бала табуга ярдәм итү хезмәте һәм җәмәгать сәламәтлеге департаменты директоры Елена Шешко 7нче Шәһәр клиник хастаханәсе базасында ачылган Казанның дәвалау-реабилитация үзәгенә килеп китте.
Бөтендөнья хезмәтне саклау көне чикләрендә Алабуга РҮХдә медицина хезмәткәрләре арасында КВН узды. Чара башында «Алабуга РҮХ» ДАССУ куркынычсызлык техникасы буенча инженеры Флера Мирзаева хезмәтне саклау өлкәсендәге яңалыклар турында җентекләп сөйләде.
Түбән Кама район үзәк күп профильле хастаханәдә «Шартлы янгынның медик-санитар нәтиҗәләрен бетерү» темасына тактик-махсус өйрәнүләр узды. Сценарий буенча хуҗалык сестрасы бүлмәсендә янгын чыга.
1 майда Татарстан Республикасының атказанган табибы, Ютазы районы Урыссу үзәк район хастаханәсенең табиб-акушер-гинекологы Илгиз Мидхәт улы Гарифҗановка 75 яшь тулды.
Балалар республика клиник хастаханәдә яшь галимнәр клубының беренче утырышы узды. Фәнни бүлек эше кысаларында яшь галимнәргә мәгълүмат эзләүдә, фәнни мәкаләләр язуда, шулай ук грантлар алу, әлеге фәнни идеяләрне һәм эшләнмәләрне гамәлгә кертү өчен финанслау программаларында катнашу, патентлар алуда һәртөрле ярдәм күрсәтеләчәк.
Балалар Республика клиник хастаханәсе хирурглары умыртка баганасы «S» хәрефе кебек сыгылган бөтенләй яшь пациентка операция ясаган. Дәвалау гимнастикасы белән генә умыртка баганасын турайту мөмкин түгел, шуңа күрә арка буйлап кисеп, металл саплар куярга карар кабул ителә. Бу саплар балага яшәргә комачауламас, алар тулысынча куркынычсыз.