ЯҢАЛЫКЛАР


29
апрель, 2022 ел
җомга

Дәүләт хезмәтләрен күрсәтү кысаларында лицензия бирү, лицензияләр реестрына үзгәрешләр кертү өчен дәүләт пошлиналарын түләү, 2022 елның 31 декабренә кадәр карар үз көченә кергән көннән бирле бирелгән гаризалар буенча таләп ителми.

Алабугада булачак медицина хезмәткәрләре белән очрашу узды. Татарстан Республикасы Һөнәр берлекләре федерациясе рәисе урынбасары Марат Гафаров һәм Татарстан Республикасы Һөнәр берлекләре федерациясенең яшьләр эшләре һәм спорт бүлеге башлыгы Ольга Титова студентларга хезмәт законнары нормаларын аңлатты.

Татарстан Республикасы сәламәтлек саклау министры Марат Наил улы Садыйков Татарстан Республикасы Сәламәтлек саклау министрлыгының Республика клиник хастаханәсенең медицина өлеше буенча баш табиб урынбасары Гуслякова Рәисә Петровна белән очрашты.

Ютазы районында яшәүче меңнән артык хатын-кыз «Сәламәтлек саклау» илкүләм проекты чикләрендә маммография тикшерүен узды. Көн саен 70-80 кеше тикшерелә алды.

28 апрель көнне академик Арбузовлар йорты музеенда язгы аеклык бәйрәменә багышланган чара узды. Чараның төп максаты-җәмгыятьнең һәр гражданины тормышында аек карашларны саклау һәм ныгыту.

Чистай бала тудыру йортында 9 апрельдә 6330 грамм авырлыгында, буе  -  62 см булган сабый туган. Соңгы 10 ел эчендә бу Чистай бала тудыру йортында туган иң зур бала.

Түбән Камада ашыгыч ярдәм хезмәткәрләренә багышланган концертта өй атмосферасы хөкем сөрде. Табибларны һәм фельдшерларны котларга башкарма комитет җитәкчесе Рамил Муллин килде.


28
апрель, 2022 ел
пәнҗешәмбе

Зәй РҮХдә 3 нче корпусны ремонтлау башланды. Бу - хатын-кызлар консультациясе. Бинаны капиталь ремонтлау «Сәламәтлек саклау» илкүләм проектының сәламәтлек саклауның беренчел звеносын модернизацияләү федераль программасы акчасына башкарылачак.

Бүләкләү тантанасы «Россиянең репродуктив потенциалы: Казан укулары» VIII Бөтенроссия конгрессы кысаларында узды.

26 апрельдә Республика кан үзәгенең Яр Чаллы филиалының медицина хезмәткәрләре Әгерҗе хастаханәсендә Донор көнен үткәрде.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International