Тукай районы Бәткә авыл җирлегенең Нефтебаза бистәсендә заманча җиһазландырылган яңа фельдшер-акушерлык пункты ачылды. «В» тибындагы модульле корылманың мәйданы 62,5 кв.м тәшкил итә.
Республика клиник хастаханәсенең отоларингология бүлеге белгечләре борын бүлгесендә операция ясаганда лайлалы тышчаны тегү методикасын патентладылар.
Татарстанда өч көн эчендә сайлау участокларында гриппка каршы 57 239 прививка ясалган. Республика башкаласында 16 973 кеше вакциналаштырылган. Тавыш бирү пунктларында куркынычсызлык чаралары үтәлде, гриппка каршы прививканы ясарга барлык теләүчеләргә тәкъдим иттеләр.
Ир-ат республиканың ике клиникасында дәвалану узганннан соң, диспансер белгечләренә мөрәҗәгать итә. Биредә белгечләр пациентны тикшерә, һәм уникеилле эчәкнең зур үсентесе яман шеше булуын ачыклый. РКОД табиблары операция үткәрү кирәклеге турында карар кабул итә.
Казанда 25 нче тапкыр Бөтенроссия Аеклык бәйрәмен билгеләп узалар.
ТР сәламәтлек саклау министры урынбасары Илдар Фатыйхов «Чистай районы үзәк хастаханәсе»нә эш визиты белән булды. Ул стационарның капиталь ремонты барышы белән танышты һәм дәвалау учреждениесен яңартуны төгәлләү турында фикер алышты.
Сайлау участокларында гриппка каршы прививка ясатырга була. Әйтик, Казанда вакцинацияләү 249 һәм 205 участокларда уза. Бу хакта ТР сәламәтлек саклау министры урынбасары-Казан шәһәре буенча Сәламәтлек саклау идарәсе башлыгы Владимир Жаворонков сөйләде.
Татарстанның 6 хастаханәсенә: Казан һәм Яр Чаллы шәһәрләре ашыгыч медицина ярдәме станцияләре, Балтач, Кама Тамагы, Питрәч һәм Менделеевск районнарының үзәк район хастаханәләренә 17 ашыгыч ярдәм машиналары бирелде.
Быел Түбән Кама РҮКПХнең сырхауханәләрендә 36 312 түбәнкамалы диспансерлаштыруны узар, дип көтелә. Диспансерлаштыру август ахырында башланды.
"Коронавирус йогышын кисәтү кагыйдәләре" темасына компьютер дизайны плакатларының республика бәйгесе нәтиҗәләре буенча Түбән Кама шәһәренең Перинаталь үзәкле Балалар шәһәр хастаханәсенең физиотерапия бүлегенең өлкән шәфкать туташы Нина Каргалева "сәламәт гадәтләр"дигән плакат өчен мактаулы 2 урынны алды.