Түбән Кама дәвалау оешмаларында яхшы белгечләр күп, алар башка шәһәрләрдән, төбәкләрдән күчкәннәр, хәтта чит илләрдән килгәннәре бар. Шундый табибларның берсе-Түбән Кама Үзәк район күп профильле хастаханәсенең реанимация һәм интенсив терапия палатасы белән кичектергесез кардиология бүлеге мөдире Ринат Миниәхмәтов. Менә инде биш ел ул түбәнкамалыларда йөрәк авыруларын дәвалый.
Республика клиник хастаханәсе каршында вакытлыча оештырылган йогышлы авырулар госпитале дүрт ай эшләгәннән соң ябылды. Хастаханә акрынлап план нигезендәге эшчәнлегенә кире кайта.
Илһамия Әминова Түбән Кама РҮХнең 2нче сырхауханәсенең тернәкләндерү бүлегендә процедура шәфкать туташы булып эшләгән иде. Ә соңгы өч айда, пандемия чорында, Түбән Кама йогышлы авырулар госпиталенең чиста зонасында табибларга, пациентларга ярдәм итте. Бу атнада исә пациентларына травмалардан, инфарктлардан, инсультлардан соң ярдәм итү өчен тернәкләндерү бүлегенә әйләнеп кайта.
Дирижер Валерий Гергиев җитәкчелегендәге Мария театрының симфоник оркестры профессор А.Ф. Агафонов исемендәге Республика клиник йогышлы авырулар хастаханәсенең яңа корпусы территориясендә табибларга һәм пациентларга сәгать ярымлык концерт куйды.
Чарада шулай ук Минзәлә муниципаль районы башлыгы Айдар Сәлахов, Татарстан Республикасы Дәүләт Советы депутатлары Азат Хамаев һәм Камил Нугаев катнашты.
15 августта Казанда проф. А. Ф.Агафонов исемендәге Республика клиник йогышлы авырулар хастаханәсенең яңа корпусы территориясендә Валерий Гергиев җитәкчелегендәге Мария театры симфоник оркестрының хәйрия концерты булачак. Чараны Татарстан Сәламәтлек саклау министрлыгы оештыра.
Татарстан Республикасы Сәламәтлек саклау министры боерыгы белән «Бөгелмә үзәк район хастаханәсе» ДАССУның баш табибы вазыйфасына Иванов Александр Иванович билгеләнде.
28 нче май көнне Татарстан Республикасының Әлмәт районы Ирекле авылында бәхетсезлек очрагы нәтиҗәсендә бала 85% мәйданлы ялкынлы пешү алган.
Татарстанда, республиканың төньяк-көнчыгыш районнарында сабыйлар арасындагы үлемнәрне киметү буенча чараларны координацияләү кысаларында, КБМҮдә эш визиты белән Елена Игнашина җитәкчелегендә ТР Сәламәтлек саклау министрлыгы вәкилләре, шулай ук БРКХ һәм РКХдән табиблары булды.
13 августта ТР сәламәтлек саклау министрының беренче урынбасары Альмир Абашев Лениногорск үзәк район хастаханәсенең яңа баш табибны тәкъдим итте. Бу вазифага ТР Атказанган табибы - Рим Риф улы Әмиров билгеләнде.