Бүген Халыкара онкология белән көрәшү көне билгеләп үтелә. Бу диагноз белән Түбән Камада яшәүче 7964 кеше исәптә тора, узган ел 927 кешедә яман шеш ачыкланган. Шәһәрлеләр ешрак нәрсә белән авырыйлар, бу чирне кисәтеп буламы һәм онкологиягә каршы көрәшергә нәрсә көч бирә? Бу хакта без Түбән Кама муниципаль районы буенча Сәламәтлек саклау идарәсенең баш штаттан тыш онкологы Марат Хәйруллин белән сөйләштек.
28 гыйнвардан алып 31 гыйнварга кадәр Лейпцигта (Германия) эндоваскуляр хирургия буенча еллык халыкара конференция – Leipzig Interventional Course 2020 (LINK-2020) узды, анда яңа эшләнгән методикаларны тәкъдир итү өчен Яр Чаллының Ашыгыч медицина ярдәме хастаханәсе табиблары Марат Равил улы Шәрәфетдинов һәм Рәшит Зөфәр улы Садыйков чакырылдылар.
«Ак халатлы фәрештәләр» медицина фестивале кысаларында мәктәп укучыларын һәм аларның ата-аналарын Казан дәүләт медицина университетында каршы алдылар.
2019 елның 1 февраленнән башлап Казан шәһәренең алдынгы дәвалау, профилактика һәм социаль учреждениеләрендә Казан дәүләт медицина университетының «Ак халатлы фәрештәләр» дигән IIIV Медицина фестивале старт алды.
2020 елның 21 февралендә Казанда Россия Флебологлары ассоциациясенең региональ белем бирү мәктәбе узачак.
Республика кан үзәге «Без бергә» оешмасы белән берлектә инде өченче ел паллиатив пациентлар өчен кан җыю буенча «Андрей» хәйрия акциясен уздыра, ул 4 февральдә билгеләп үтелә торган Бөтендөнья яман шеш авыруларына каршы көрәш көненә багышланган. Алты йөзгә якын казанлы әлеге үтенечкә җавап бирде һәм паллиатив пациентларга ярдәм итәргә килде. Аларның күбесе соңыннан даими донорлар булдылар.
Атна эчендә Казанның ашыгыч ярдәм хезмәтенең табиблары кешеләрне 8579 тапкыр коткарырга чыктылар, шул санда җәмәгать урыннарына – 1060 тапкыр.
ТР Сәламәтлек саклау министрлыгы хәбәр иткәнчә, 2020 елның 31 гыйнварында Казан аэропортына Кытайдан россия туристлары кайттылар. Кайтучыларны санитар-карантин пункт хезмәткәрләре һәм медицина хезмәткәрләре каршы алды.
Чит илләрдәге медицина туризмын үстерү мәсьәләләре буенча ведомствоара эшче төркем утырышы Мәскәүдә узды. Очрашуның рәисе – Россия Федерациясе Сәламәтлек саклау министры урынбасары Олег Салагай.
Саба ҮРХдә «Барсмед» ҖЧҖнең магнит-резонанс томографиясе (МРТ) кабинеты ачылды. Эшнең беренче көнендә Саба муниципаль районы җитәкчесе Рәис Миңнеханов, ТР Сәламәтлек саклау министрлыгының техник контроль һәм хезмәтне саклау бүлеге башлыгы Эдуард Шиварских, «Саба ҮРХ» ДАССУнең баш табибы Марат Юсупов, «Барсмед» ҖЧҖ җитәкчелеге һәм район халкы катнаштылар.