Узган елда диспансеризация вакытында 114 Түбән Кама яшәүчесенең 51ендә яңа шеш ачыкланды. Онкопатологияләрнең күбесе (60,7%) иртә стадияләрдә ачыкланды, ә бу пациентның гомерен озынайтырга һәм тормыш сыйфатын яхшыртырга мөмкинлек бирәчәк. Бу хакта эшлекле дүшәмбе вакытында Сәламәтлек саклау идарәсе җитәкчесе Венера Рәхимова сөйләде.
Республика кан үзәгендә Бөтендөнья яман шеш турында белү көненә туры китерелгән паллиатив пациентлар өчен кан җыю буенча «Андрей» хәйрия донор акциясе узды. Акциянең инициаторы Казанда яшәүче Алла Протас булды, аның ире Андрей да паллиатив пациент булган. Акция инде икенче ел Андрейга, һәм донор каны озаграк һәм яхшырак яшәргә ярдәм иткән барлык кешеләр истәлегенә үткәрелә.
Ел саен 4 февральдә Бөтендөнья онкология авырулары белән көрәшү көне (World Cancer Day) яки Бөтендөнья яман шешкә каршы көрәш көне билгеләп үтелә. 2005 елда бу чараны беренче тапкыр Халыкара яман шешкә каршы көрәш берлеге (International Union Against Cancer, UICC) оештырды. Бу көннең бурычы – хәзерге заман дөньясының иң җитди патологияләренең берсе буларак, онкология авырулары турында хәбәрдарлыкны арттыру, аларны дәвалауга һәм кисәтүгә игътибар җәлеп итү.
Атна эчендә Казанның ашыгыч ярдәм хезмәте табиблары 8176 тапкыр кешеләрне коткарырга чыктылар, шул санда җәмәгать урыннарына – 967 чакыру. Бәхетсезлек очракларына медиклар 773 тапкыр чыктылар, шул санда юл-транспорт һәлакәтләренә – 34 тапкыр.
Татарстан клиникаларында «Ак халатлы фәрештәләр» медицина профориентация фестивале кысаларында Ачык ишекләр көне узды. Югары сыйныф укучылары республика хастаханәләренә килеп киттеләр, анда КДМУның баш табиблары һәм вәкилләре белән очраштылар, медицина университетында уку һәм дәвалау оешмаларындагы эш белән таныштылар.
Көннең беренче яртысында табиблар укучыларны карап тикшерделәр. Медицина бригадасы составына: табиб-педиатр, табиб-эндокринолог, табиб-аллерголог, УЗИ табибы һәм табиб-кардиолог керделәр. 60тан артык бала медицина тикшерүе узды, 25тән артык йөрәккә УЗИ тикшерүе үткәрелде.
AMTEK Kazan ЮМТ Белем бирү үзәгендә «Нейрохирургия буенча югары технологияле медицина ярдәме. Нейрохирургиянең заманча мөмкинлекләре. Оештыру аспектлары. Кадрлар хәзерләү» конференциясе узды. Конференциядә Татарстан клиникаларының хирургия хезмәтләре җитәкчеләре, нейрохирургия һәм неврология бүлекләренең мөдирләре һәм белгечләре катнаштылар.
1 февральдә «Салават Күпере» торак комплексында 4нче номерлы Балалар шәһәр сырхауханәсенең филиалы ачылды. Микрорайонда яшәүчеләр белән бергә яңа дәвалау оешмасына ТР сәламәтлек саклау министры урынбасары Илдар Фатыйхов, Казан шәһәренең Сәламәтлек саклау идарәсе җитәкчесе Илнур Хәлфиев һәм Киров, Мәскәү районнары башлыгы Сергей Миронов бәя бирделәр. 4нче номерлы Балалар шәһәр сырхауханәсенең баш табибы Ниаз Галиев беренче килүчеләр өчен экскурсия уздырды.
«Ел табибы - Ак чәчәкләр» Республика премиясе медицина хезмәткәре һөнәренең абруен, җәмгыятьтә аның әһәмиятен күтәрүгә, һөнәри эшчәнлекне камилләштерүгә юнәлдерелгән. Конкурста медицина оешмаларының медицина һәм фармацевтика хезмәткәрләре, стажы 5 елдан да ким булмаган Татарстан Республикасының югары һәм урта белем бирү оешмаларының укытучылары, медицина оешмалары, фармацевтика эшчәнлегенә лицензиясе булган һәм Татарстан Республикасының фармацевтика базарында кимендә 1 ел эшләгән дәүләт һәм дәүләти булмаган милек формасындагы даруханә оешмалары катнаша алалар.
Конкурс номинацияләре:
«Ел табибы», «Уникаль очрак», «Елның медицина хезмәткәре» «Сәламәтлек саклауның легендар шәхесе», «Беренчел звеноның иң яхшы табибы».
2019 елның 2 февралендә Казанда «Ашказаны трактының югары бүлекләрен эндоскопик диагностикалау һәм дәвалау стандартлары» конференциясе узачак. Конференциядә катнашу өчен гастроэнтерология табиблары, эндоскопистлар, терапевтлар һәм тиешле профильле медицина ярдәмен күрсәтүче башка белгечләр чакырылалар. Конференция кысаларында эндоскопия һәм гастроэнетрология өлкәсендә әйдәүче белгечләрнең (М.П. Королев, Раф Бишопс, В.Ю. Муравьев, Е.Л. Никонов, С.В. Кашин, Ю.А. Кучерявый, З.М. Галеева) лекцияләре, клиник тикшеренүләр, тандем-лекцияләр, шулай ук дискуссияләр узачак.
Катнашучыларны теркәү 8.30 башлап 9.00 кадәр башкарылачак.
Үткәрү урыны Казан шәһәре, Ramada Sity Centr, Чернышевский ур., 39 йорт