ЯҢАЛЫКЛАР


7
февраль, 2019 ел
пәнҗешәмбе

2019 елның 11 февраленнән башлап 15 февраленә кадәр Казан кабат Казан медицина университетының неврология, нейрохирургия һәм медицина генетикасы кафедрасы (кафедра мөдире проф. Э.З. Якупов) инициативасы буенча уза торган «Казанда неврология атналыгы-2019» Нейрофорумы катнашучыларын һәм кунакларын ачык йөз белән кабул итәчәк.

Бүген Росздравнадзорның «Мониторинг һәм клиник-икътисадый экспертиза үзәге» ФДБУ генераль директоры Игорь Иванов БРКХнә килеп ките.

Клиниканың җитәкчелеге кунак өчен учреждение белән таныштыру экскурсиясе уздырды. Кабул итү бүлеге, реанимация консультатив үзәге, ангиография, компьютер томографиясе, кардиохирургия бүлеге, кардиохирургиянең һәм нейрохирургиянең операцион блогы күрсәтелделәр.

Шулай ук «Роналд Макдоналд йорты» гаилә кунакханәсе тәкъдим ителде, анда кунакның йортта яшәүчеләр – БРКХдә дәваланучы ата-аналар һәм балалар белән аралашу мөмкинлеге булды.

Игорь Владимир улы клиникада эш процессын оештыруның югары дәрәҗәсен билгеләде һәм БРКХ коллективына иң яхшы теләкләрен җиткерде.


6
февраль, 2019 ел
чәршәмбе

Әлмәт ҮРХдә КДМА җирлегендә «ҮНС авырулары вакытында медицина реабилитациясе» планнан тыш бюджет циклының күчмә укытуын ТР ССМ медицина реабилитациясе буенча баш штаттан тыш белгече, КДМА реабилитация һәм спорт медицинасы кафедрасының мөдире, Казан шәһ. Сугыш ветераннары өчен госпитальнең медицина реабилитацияләү үзәгенең фәнни җитәкчесе, м.ф.д, доцент Резеда Бодрова уздырды.

БРКХнең урология бүлегендә сидек куыгының экстрофиясен дәвалау буенча мультидисциплинар алым белән уникаль операция узды. Профессор, балалар урологы-андрологы Наил Акрамов җитәкчелегендә табиблар коллективы сидек куыгының тумыштан барлыкка килгән сидек куыгы эчтә түгел, ә тышта урнаша торган сидек куыгы үсешенең порогы булган 14 яшьлек пациенткага операция ясадылар.

Казанда Шаляпин урамы, 20 йорт адресы буенча Республика клиник туберкулезга каршы диспансерының балалар диспансер бүлеге ачылачак. Бүген баш табиб Алексей Алексеев Татарстан журналистларына яңартылган бинаны тәкъдим итте.

Хәзерге вакытта Түбән Камада КРВЙ белән авыручылар санының сезонлы артуы күзәтелә –  соңгы атнада 1015 шәһәр кешесе авырып киткән, шул исәптән 635 бала. Бу узган ел белән чагыштырганда 40 процентка күбрәк.

Бөтендөнья яман шеш белән көрәшү көне кысаларында Чистай ҮРХнең сырхауханәсендә район халкы онкология авыруларының иртә диагностикасын, шулай ук шешкә кадәр булган һәм шеш патологиясенең проблемаларын ачыклау өчен махсус юлламадан башка табиб-онколог консультациясен ала алдылар. Табиб күрсәтмәсе буенча пациентлар түләүсез ультратавышлы тикшеренүләрне уздылар.


5
февраль, 2019 ел
сишәмбе

Татарстанда яшәүче һәр 35нче кешенең яман шеш авыруы бар. Бу мәгълүматны бүген ТР Министрлар Кабинетында узган брифингта ТР сәламәтлек саклау министры Марат Садыков хәбәр итте. «Республика клиник онкология диспансерында 110 меңгә якын онкологик авырулы кеше исәптә тора», - дип билгеләде министр. 2017 ел белән чагыштырганда авыручылар саны арткан. Әмма, табиблар сүзләре буенча, саннар ачыклану сәбәпле үзгәрделәр.

Казанның 16нчы номерлы Шәһәр клиник хастаханәсе җирлегендәге «Сәламәтлек үзәге» 40 меңенче пациентны кабул итте. 2009 елның декабреннән башлап үзәктә 19 яшьтән башлап 85 яшькә кадәр өлкән кешеләрне комплекслы карап тикшерү уза.  

Казан шәһ. 7нче номерлы Шәһәр клиник хастаханәсенең 1нче номерлы хирургия бүлегенең табиблары клиникада беренче тапкыр яңа катлаулы операция ясадылар. Бүлек мөдире Губаев Р.Ф. ашказаны асты бизенең муцинозлы цистаденомасы булган пациентка ашказаны асты бизенең үзәк резекциясен ясады.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International