Түбән Кама күппрофильле хастаханәсенең офтальмология бүлегендә бүген аеруча дулкынландыргыч. Катарактаны дәвалау өчен яңа аппарат - «Centurion» факоэмульсификаторы файдалануга тапшырыла.
Татарстанда 2022 елда «Сәламәтлек саклауның беренчел звеносын модернизацияләү» максатчан программасы буенча сырхауханәләр биналарын капиталь ремонтлау дәвам итәчәк. Быел программа «Сәламәтлек саклау» милли проектына кертелгән.
СПИД үзәгендә 2021 елдагы эшчәнлеккә нәтиҗә ясалды һәм 2022 елга бурычлары куелды.
Казанга Удмуртия Республикасы делегациясе килде. Удмуртия Республикасы Сәламәтлек саклау министры вазыйфаларын башкаручы Наталья Якимова һәм Удмуртия Республикасы Сәламәтлек саклау министрының беренче урынбасары Елена Сычева Татарстан Республикасы Сәламәтлек саклау министры Марат Садыйков белән очрашты.
Әлмәт шәһәре һәм Әлмәт муниципаль районы халкын сәламәтлек турында сөйләшүгә чакыралар.
Татарстан Республикасы Сәламәтлек саклау министрлыгының «Резерв» Республика медицина үзәге Сәламәтлек саклау дәүләт казна учреждениесендә йомгаклау медицина советы булды. Совет утырышында Татарстан Республикасы Сәламәтлек саклау министрлыгының фармация идарәсе башлыгы Артур Олегович Пологов катнашты.
21 марттан 30 мартка кадәр Татарстанда «туберкулезны профилактикалау» ункөнлеге уза. 24 март - Бөтендөнья туберкулезга каршы көрәш көне.
Бөтендөнья туберкулезга каршы көрәш көне алдыннан, ТР югары уку йортлары һәм ссузлары педагоглары өчен республика иҗтимагый сәламәтлек һәм медицина профилактикасы үзәге тарафыннан оештырылган «Татарстан Республикасында туберкулез буенча эпидемиологик ситуация» онлайн-лекция булды.
Академик В.М. Бехтерев исемендәге Республика клиник психиатрия хастаханәсендә киңәйтелгән медицина советы утырышы узды. Киңәшмәдә ТР сәламәтлек саклау министры урынбасары Илдар Фатыйхов катнашты.
«Мәгълүмати гигиена» проекты кысаларында Казан дәүләт медицина университетының гомуми гигиена кафедрасы «Азык-төлек һәм социаль туклану департаменты» АҖ белән берлектә Казан шәһәре Авиатөзелеш районының аерым предметларны тирәнтен өйрәнүле 54нче номерлы мәктәбендә 6, 7, 8нче сыйныфлар өчен ачык дәресләр үткәрде.