Түбән Кама Үзәк район күп профильле хастаханәдә медицина советы узды. Медицина учреждениесенең 2021 ел эш йомгаклары һәм 2022 елга бурычлары турында ТКҮРКХнең баш табибы Марс Мостафин сөйләде.
1 март көнне «Дельфин» спорт-сәламәтләндерү комплексында Яр Чаллы шәһәренең Медицина хезмәткәрләре арасында йөзү буенча турнир узды. Спорт чарасы «Сәламәтлек-2022» Спартакиадасы кысаларында оештырылды.
Февраль башында Түбән Кама үзәк район күппрофильле хастаханәнең тату коллективы яшь кадрларга тулыланды.
Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов Казанда яңа перинаталь үзәк нигезенә беренче таш салу тантанасында катнашты. Медучреждение 7-нче номерлы шәһәр клиник хастаханәсенең бала табу йорты нигезендә урнашачак.
Менделеевскида тантаналы рәвештә капиталь төзекләндерүдән соң балалар поликлиникасы бинасы ачылды. Әлеге әһәмиятле вакыйга белән яшь пациентларны ТР Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин, ТР сәламәтлек саклау министрының беренче урынбасары Альмир Абашев һәм район җитәкчесе Радмир Беляев котлады.
Менделеевск районында киңәйтелгән медицина киңәшмәсе узды. Очрашуда ТР сәламәтлек саклау министрының беренче урынбасары Альмир Абашев һәм район җитәкчесе Радмир Беляев катнашты.
Узган елның август аеннан башлап «Алабуга РҮХ» ДАССУда компьютер томографында 8287 тикшерү үткәрелгән. Әлеге аппаратның мөмкинлекләре рентгенология бүлеге белгечләре тарафыннан актив кулланыла.
Республика сәламәтлек һәм медпрофилактика үзәгенең спорт медицинасы бүлеге мөдире Нияз Бикчурин Казан олимпия резервы училищесында "Спорт белән шөгыльләнүче затларда бәйлелек формалашуның үзенчәлекләре" турында лекция укыды.
Казанның 16 хатын-кыз консультациясе йөкле хатын-кызларны кискен респиратор вируслы йогыш билгеләре булуга дистанцион мониторинглау системасына кертелә.
Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов һәм Татарстан Республикасы Сәламәтлек саклау министры урынбасары Илдар Фатыйхов Чаллы предприятиеләре продукциясе, товарлары һәм хезмәтләре күргәзмәсен карады.