ЯҢАЛЫКЛАР


5
март, 2015 ел
пәнҗешәмбе

Иртәгә, 6 мартта 13.00 сәг. «Татар-информ» ИАда М.И.Перельман исемендәге торакаль хирургия буенча исәп буенча дүртенче булган Россия-Европа белем бирү симпозиумына багышланган пресс-конференция булачак. Казанда симпозиум Татарстан Республикасы Президентының булышлыгында уздырыла. Бу елда форум оештыручылары «Торакаль хирургиядә хаталар, куркынычлыклар, өзлегүләр» темасына аерым игътибар бирергә карар чыгардылар. Журналистларның сорауларына ТР сәламәтлек саклау министры Адел Вафин, профессор, ДСБРМАнең торакаль хирургия кафедрасы мөдире, А.В.Вишневский исемендәге Хирургия институтының әйдәүче фәнни хезмәткәре Кирилл Жестков, РМФАнең член-корреспонденты Владимир Порханов, Европа торакаль хирургия җәмәгатьчелегенең сайланган президенты Гонзало Варелла (Испания), «Югары медицина технологияләренең белем бирү үзәге» КБПның директоры Леонид Галинский җавап бирәчәкләр.

Менделеевск шәһ. 2014 елда «Менделеевск РҮХ» ДАССОның эшчәнлегенең йомгакларына багышланган медицина советы булды. Чараның хөрмәтле кунаклары – ТР Сәламәтлек саклау министрлыгының дәвалау бүлеге башлыгы Ю.В. Аржанов, Менделеевск районының Башкарма комитеты җитәкчесенең урынбасары К.Г. Макаров, АК БАРС МЕД филиалының директоры Б.А. Ризатдинова, ММИФ филиалының директор урынбасары Л.Л. Зидиханова.

DSM Group аналитик агентлыгы мәгълүматлары буенча, Татарстанның фармацевтик базарының күләме 2014 елда 10,7 процентка үсте һәм 24,02 млрд. сум тәшкил итте. 2013 елда охшаш күрсәткеч 21,7 млрд.сум тәшкил итте, 2012 елда – 18,38 млрд.сум. Моның турында бүген «2014 елда ТР фармацевтик хезмәт эшчәнлегенең  йомгаклары һәм 2015 елга бурычлар турында»  республика киңәшмәсендә ТР сәламәтлек саклау министры урынбасары Фәридә Яркаева белдерде.


4
март, 2015 ел
чәршәмбе

Бүген 2нче номерлы Республика клиник хастаханәсендә Түгәрәк өстәл узды. Анда 2нче РКХнең лаборатор хезмәте табиблары, гинекология һәм акушер бүлекләренең табиблары, табиб-урологлары, Казан (Идел Буе) Федераль университетының микробиология кафедрасы мөдире, профессор О.Н. Ильинская һәм кафедра доценты М.И. Җиһаншин катнаштылар. Чара бактериаль вагиноз, аны диагностикалау һәм дәвалау мәсьәләләренә багышланды.

Фикер алышуда ТР сәламәтлек саклау министры А.Ю. Вафин, ТР икътисад министры урынбасары Б.З. Хаҗиәхмәтов, ТР буенча кулланучылар хокукларын яклау һәм кеше иминлеге өлкәсендә күзәтү буенча Федераль хезмәт идарәсе күзәтүне оештыру бүлегенең башлыгы Л.А. Балабанова, ТР Икътисад министрлыгының Прогнозлау һәм стратегик үсеш идарәсе башлыгы О.В. Пелевин, «Леонтьевский центр» «ХСИТҮ» АКБОның генераль директоры Л.Э. Лимонов, «Татарстан-2030» урынлы офис җитәкчесе В.И. Грицких, КДМУ ректоры А.С. Созинов, ЮИМ ФТУның сәламәтлек саклауның икътисад институтының директоры, Социаль инновацияләрнең бәйсез институтының директоры Л.Д. Попович, КДМА ректоры

К.Ш. Зыятдинов, республика хастаханәләренең баш табиблары, Татарстан Республикасы сәламәтлек саклау органнарының җитәкчеләре, КДМУ һәм КДМА җитәкчеләре, укытучылары, яшь галимнәре, студентлары, аспирантлары катнаштылар.


3
март, 2015 ел
сишәмбе
Бүген ТР сәламәтлек саклау министры Адел Вафин, район башлыгы Рәмил Муллин һәм районда торучылар катнашуында капиталь ремонттан соң РҮХнең бинасын тантаналы ачуы булды. 80нче елларда төзелгән үзәк район хастаханәсенең капиталь ремонтына Республика Президенты Рөстәм Миңнеханов 50 миллион сум күләмендә финанс чаралар бүлеп бирде.

1
март, 2015 ел
якшәмбе

Утырыш эшендә район башлыгыАльберт Рәхмәтуллин, ТР сәламәтлек саклау министры урынбасары Елена Шишмарева, Кайбыч районы башлыгының коррупциягә каршы хәрәкәт буенча ярдәмчесе Фәния Петухова, Кайбыч РҮХ баш табибы Газыймөхәммәт Мөхәммәтов катнаштылар. Утырышта «Кайбыч РҮХ» ДАССОның баш табибы Г.М. Мөхәммәтовның «2014 елда Кайбыч районының дәвалау-профилактика оешмаларының эшчәнлегенең йомгаклары һәм 2015 елга бурычлары турында» доклады тыңланды.


28
февраль, 2015 ел
шимбә

Йөрәк-кан тамырлары авырулары белән көрәшү елның чикләрендә Татарстан Республикасы сәламәтлек саклау министры Адел Вафин башлыгында Министрлык Аппараты кышны чаңгыда озатты. Сәламәт акциядә сәламәтлек саклау министрлыгының хезмәткәрләре генә түгел, аларның гаиләләре дә катнаштылар. Чара Яшел Үзән районының «Маяк» спорт комплексы җирлегендә узды. Спорт акциясенең катнашучылары чаңгыда 5-километрлы аралыкны үттеләр. Финишта барысын да кайнар пылау һәм хуш исле чәй көтте. Исегезгә төшерәбез, йөрәк-кан тамырлары авыруларының килеп чыгуы риск факторларының берсе – ул түбән физик активлык. Министрлык хезмәткәрләре чираттагы тапкыр, сәламәт яшәү рәвешен сайлап, авырулар белән көрәшергә була дип үз үрнәкләрендә күрсәттеләр. Сәламәтлек саклау министрлыгы барлык кешеләрне актив яшәү рәвешенә чакыра!

Яр Чаллыда ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов һәм ТР сәламәтлек саклау министры  Адел Вафин катнашуында Шәһәр советының йомгаклау утырышы булды. Шулай ук утырышта ТР Президенты Аппаратының вәкилләре, ТР Министрлар Кабинетының составы, депутатлар корпусы, территориаль идарәләрнең һәм ведомство астындагы оешмаларның җитәкчеләре, шәһәрнең активы, массакүләм мәгълүмат чаралары булдылар.

Буа муниципаль районының башкарма комитетының утырышлар залында 2014 елда «Буа РҮХ» ДАССО эшчәнләгенең йомгаклары һәм 2015 елга бурычлар турында» йомгаклау медицина советы булды. Советта ТР сәламәтлек саклау министры урынбасары Ф.Ф. Яркаева, Буа муниципаль районының башлыгы Айзетуллов А.К., «Буа РҮХ» ДАССОның баш табибы Самерханов Р.А., «Буа медицина училищесы» УҺББ ДАББОның директоры Гимадеев Р.Ф., «ТР ММИФ» ДОның филиалы директоры Гарипов И.Х., «Ак Барс – Мед» СК ҖЧҖнең филиалы директоры Әхмәтҗанова Е.А. катнаштылар. Шулай ук баш табиб урынбасарлары, бүлекләр һәм ФАПлар мөдирләре, хастаханәнең табиблары һәм өлкән шәфкать туташлары катнаштылар.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International