Исегезгә төшерәбез, «ашыгыч ярдәмгә» шәһәр телефоны буйлап «03», ә кәрәзле телефон буйлап - «030» (бушлай) номерын җыеп шалтыратырга кирәк.Әгәр шалтыратып та тоташа алмыйсыз икән, тормышка куркыныч янаган халәтләр вакытында «112» номеры буйлап шалтыратырга мөмкин. Чукрак-телсезләр sms-хәбәр җибәрәләр.
2012 нче елның беренче кварталында үткән елның шул ук кварталы белән чагыштырганда 441 кешегә азрак үлгән. Шуның өстенә, 1076 кешегә күбрәк туган.
Кичә сәламәтлек саклау министрлыгының конференц-залында ТР сәламәтлек саклау министры Айрат Фәррахов һәм республика медицина җәмәгатьчелегенең Халыкара студентлар спорты федерациясе (FISU) медицина комиссиясе рәисе Лоранс Ринк белән очрашуы булды.
12 нче май көнне бөтен дөньяда шәфкать туташлары үз профессиональ бәйрәмнәрен билгеләп үтәләр. Республиканың медицина оешмаларында бүген 36 меңнән артык шәфкать туташы эшли
Россия Хөкүмәте Президиумы сәламәтлек саклау программаларын тормышка ашыру күрсәткечләре буенча иң яхшы регионнарга өстәмә чаралар билгеләүне кабул итте. Регионнар арасында иң беренчеләрдән булып Татарстан чыкты.