ЯҢАЛЫКЛАР


8
декабрь, 2022 ел
пәнҗешәмбе

2022 елның 11 аенда Мамадыш РҮХдә 9300 кеше диспансерлаштыру үтте . Профилактик медицина тикшерүләрен 1150 кеше үтте.

Казан шәһәренең 20нче сырхауханәсендә РФ Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының ТР буенча психологлары табибларны һәм фельдшерларны авыр кризис хәлендә булган пациентлар белән аралашу күнекмәләренә өйрәттеләр.

Татарстанда «Цифрлы тигезсезлекне бетерү»программасы буенча беренче тизлекле интернет каланчасын ачтылар. Ул Кама Тамагы районының Балтач авылында урнаштырылган.

Яр Чаллының 7нче сырхауханәсендә быел 14 меңгә якын кеше диспансеризация һәм профилактик тикшерүләр узган.

Кукмара РҮХ сырхауханәсендә РКТ (рентген компьютер томографы) монтажлау тәмамланды. Җиһазлар «Сәламәтлек саклау» илкүләм проектының «Сәламәтлек саклауның беренчел буынын модернизацияләү» программасы кысаларында сатып алынган.

Татарстан Республикасы Сәламәтлек саклау министрлыгының БРКХ табиблары делегациясе гамәлдәге хезмәттәшлек турындагы килешүләрне гамәлгә ашыру кысаларында кабат «University Medical Center» корпоратив фонды (UMC) клиникаларында булды.

Билге кулланучыларга бу билге белән билгеләнгән продукциянең (хезмәтнең) куркынычсыз гына түгел, ә сыйфатлы да булуы турында хәбәр итә.

Башлангыч этапта күп авырулар симптомсыз уза. Алар арасында, мәсәлән, йөрәк-кан тамырлары авырулары, яман шеш авырулары һәм шикәр диабеты - дөньяда үлемнең төп сәбәпләре, шулай ук башка куркыныч авырулар бар.

Түбән Каманың 31нче мәктәбенең 6-7 сыйныф укучыларына яшәргә комачаулый торган начар гадәтләр турында сөйләделәр. Медицина профилактикасы буенча табиб Юлия Чуданова балаларга тәмәке тарту, алкоголь һәм наркотиклар куллану нәтиҗәләре турында җентекләп аңлатты.

Чаллы егете кар машинасында трюк ясарга карар кыла. Нәтиҗәдә - теш казнасы сынган һәм Чаллының 5нче шәһәр хастаханәсенең бит хирургиясе бүлегендә операция.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International