Татарстан Республикасы Сәламәтлек саклау министрлыгында ТР сәламәтлек саклау министры Марат Садыйков катнашуында сәламәтлек саклау министрлыгы каршындагы Иҗтимагый совет утырышы узды.
Апас район үзәк хастаханәнең Чирү-Бураш фельдшер-акушерлык пункты «Сәламәтлек саклау» илкүләм проектының сәламәтлек саклауның беренчел звеносын модернизацияләү программасы буенча төзелә.
Яшел Үзән районының Олы Ходяш авылында фельдшер-акушерлык пункты «Сәламәтлек саклау» милли проектының сәламәтлек саклауның беренчел звеносын модернизацияләү программасы буенча төзелә.
Хәзерге вакытта лаеклы ялда булган Яңа Чишмә район үзәк хастаханәнең элеккеге хезмәткәрләре "Россиянең Мактаулы донорлары" исеменә лаек булды. Бу - Щипанова Мария Михайловна, Кузнецова Мария Федоровна һәм Бочарова Екатерина Федоровна.
Республиканың Азнакай районының Зур Сукаеш авылында булачак модульле ФАП бинасы өчен субайлар әзерләнгән. Ул «Сәламәтлек саклау» милли проектының сәламәтлек саклауның беренчел звеносын модернизацияләү программасы буенча иске бина урынына төзеләчәк. 6 млн. 766 мең сум акча бүлеп бирелгән, акчалар федераль бюджеттан субсидияләнә.
Бүген Мөслим муниципаль районының Михайловка авылына Яр Чаллы шәһәренең 5нче номерлы Шәһәр хастаханәсенең «мобиль комплексы» килде. Халыкка медицина тикшерүен тар профильле белгечләр үткәрә: эндокринолог, невролог, онколог, кардиолог, хирург, гинеколог, окулист, уролог.
Яңа Чишмә районының Кызыл Октябрь авылында фельдшер-акушерлык пункты төзелешенә керештеләр. Эшләр «Сәламәтлек саклау» милли проектының сәламәтлек саклауның беренчел звеносын модернизацияләү программасы хисабына алып барыла.
Казан шәһәренең Балалар республика клиник хастаханәсе вәкилләре Яр Чаллы шәһәренең Кама балалар медицина үзәгенә дустанә эш визиты белән килеп киттеләр.
Тукай муниципаль районының Мусабай-Завод авылында «Сәламәтлек саклау» илкүләм проектының сәламәтлек саклауның беренчел звеносын модернизацияләү программасы буенча модульле ФАП төзелә.
14 июнь - Бөтендөнья кан доноры көне. Илдар Рәфкать улы Хөсәенов - СССРның Мактаулы доноры, Россиянең Мактаулы доноры, «Татнефть» ААҖ һәм Әлмәт шәһәре медсанчастенең гипербарик оксигенация бүлеге мөдире, югары квалификацияле табиб-анестезиолог-реаниматолог.