ЯҢАЛЫКЛАР


7
июнь, 2022 ел
сишәмбе

Республика балалар клиник хастаханәсенең сәламәтлек үзәгенең табиблары Питрәч районында булдылар. Район үзәк хастаханәдә бөтен районнан 160 тан артык бала карап тикшерелде. Бригада составы: кардиолог, офтальмолог, невролог, аллерголог һәм педиатр.


6
июнь, 2022 ел
дүшәмбе

Сарман район үзәк хастаханәсендә психолог Татьяна Савельева дәресләр үткәрде.

16 майдан 3 июньгә кадәр Баулы район үзк хастаханәсе территориясендә Әлмәт шәһәреннән Республика клиник онкодиспансерының мобиль маммографы эшләде.

Бүген Татарстан Республикасы Сәламәтлек саклау министрлыгында Татарстан Республикасы Сәламәтлек саклау министрлыгы, Казан, Чистай һәм Рус Православие чиркәвенең Әлмәт епархиясе (Мәскәү патриархаты) һәм "Татарстан Республикасы мөселманнарының Диния нәзарәте" үзәкләштерелгән дини оешма арасында хезмәттәшлек турында Генераль Килешүгә кул куелды.

Чаллыдагы Ашыгыч медицина ярдәме хастаханәсе (АМЯХ) табиблары командасының чираттагы уңышлы эше тарихы! Чаллыдагы АМЯХ хирурглары 85 яшьлек хастаның башыннан 10 сантиметр зурлыктагы шешне алды һәм баш сөягенең зыян күргән өлешендәге кимчелекне төзәттеләр. Моның өчен хатынның иңбашындагы тиресен күчерделәр.

9 июньнән 19 июньгә кадәр "Дәвалау - ул сәнгать!" иҗади марафон - флешмоб узачак. Марафон медицина хезмәткәре көненә багышлана: балалар балалар сәнгать мәктәбенең онлайн-мастер-классларын узу барышында ясалган иҗади эшләрен яраткан табибларына һәм шәфкать туташларына бүләк итәчәкләр.


3
июнь, 2022 ел
җомга

Операция өстәлендә 70 яшьлек ир-ат. Диагноз - ашказанының кардиаль бүлегенең үңәчкә күчүе белән яман шеше. Операцияне Казан онкодиспансерның торакаль хирургы Том Шәрәпов җитәкчелегендә Чаллы филиалының табиб-онкологы Николай Макаров ясый.

Бүген, 3 июньдә, БРКХдә гыйбадәт кылу бүлмәсен рәсми ачу тантанасы булды. Чарада Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин, ТР Президенты ярдәмчесе, ТР Президенты каршындагы Эшкуарлар хокукларын яклау буенча вәкаләтле вәкил Фәрит Солтан улы Габделганиев, РФ Мөселман эшмәкәрләре ассоциациясе президенты Айдар Равил улы Шаһимәрданов катнашты.

1-2 июньдә Балаларны яклау көнен бәйрәм итү кысаларында СПИД һәм йогышлы авыруларны кисәтү һәм аларга каршы көрәшү буенча Республика үзәгенең Әлмәт шәһәрендәге филиалында ВИЧ-йогышы проблемаларына кагылышлы балалар өчен бүләкләр тапшырды.

Татарстанның сәламәтлек саклау министры Марат Садыйков бүген Республика балалар йортында булды. Марат Наил улы тәрбияләнүчеләр һәм балалар йорты хезмәткәрләре көче белән әзерләнгән балалар бәйрәмендә катнашты. Министр бүләкләр тапшырды, шулай ук балаларның булу шартларын карап чыкты.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International