Чистай РҮХ медицина советының йомгаклау хисап утырышында 2021 елдагы эшчәнлеккә йомгак ясадылар һәм 2022 елга бурычлар билгеләделәр.
Казанда ашыгыч медицина ярдәме белгечләре өчен махсус укулар узды. Республика һәлакәтләр медицинасы үзәге, ашыгыч ярдәм станциясе һәм Республика клиник хастаханәсе командалары риваять буенча транспорт һәлакәтендә зыян күргән алты кешегә ярдәм күрсәтү буенча укулар үтте.
Хисап елында районда 356 бала туган, бу күрсәткеч 2020 ел дәрәҗәсендә калган. Гомуми үлем санының күрсәткече 2020 ел белән чагыштырганда 24% ка арткан. Район халкы үлеменең төп сәбәпләре: кан әйләнеше системасы авырулары, ковид-19 һәм яман шеш авырулары.
«Яшел Үзән үзәк район хастаханәсе» ДАССУ 1нче номерлы балалар сырхауханәсендә ике айдан артык кабул итү бара. Яңа өч катлы бина «Сәламәтлек саклау» илкүләм проектының сәламәтлек саклауның беренчел звеносын модернизацияләү программасы кысаларында төзелгән.
Узган ел Ютазы районында дүрт медицина хезмәткәре «Земский доктор» һәм «Земский фельдшер» программалары буенча эшкә урнашткан. Бу - терапевт табиб һәм өч фельдшер.
Татарстан Республикасы Сәламәтлек саклау министры Марат Садыйков Идел буе спорт һәм туризм университетының Спортның ишкәк ишү төрләре үзәгендә булды. Үзәкнең мөмкинлекләре белән университет ректоры Рафис Борһанов таныштырды.
Түбән Кама күппрофильле хастаханәсенең офтальмология бүлегендә бүген аеруча дулкынландыргыч. Катарактаны дәвалау өчен яңа аппарат - «Centurion» факоэмульсификаторы файдалануга тапшырыла.
Татарстанда 2022 елда «Сәламәтлек саклауның беренчел звеносын модернизацияләү» максатчан программасы буенча сырхауханәләр биналарын капиталь ремонтлау дәвам итәчәк. Быел программа «Сәламәтлек саклау» милли проектына кертелгән.
СПИД үзәгендә 2021 елдагы эшчәнлеккә нәтиҗә ясалды һәм 2022 елга бурычлары куелды.
Казанга Удмуртия Республикасы делегациясе килде. Удмуртия Республикасы Сәламәтлек саклау министры вазыйфаларын башкаручы Наталья Якимова һәм Удмуртия Республикасы Сәламәтлек саклау министрының беренче урынбасары Елена Сычева Татарстан Республикасы Сәламәтлек саклау министры Марат Садыйков белән очрашты.