Яр Чаллыда яшәүче ханым COVID-19дан прививканы узган елның маенда ясаган, аннан соң йөкле булуын белгән. Бала табу алдыннан Чаллы кызы кабат вакцинация үтәргә булган, чөнки беренче вакцинация вакытыннан ярты ел узган иде.
Татарстанның Республика клиник хастаханәсенә Висконсин штатыннан Дәүләт тикшеренү университетының хирургия кафедрасы профессоры Рей Кинг эш сәфәре кылды.
Татарстан Республикасы Сәламәтлек саклау министрлыгында Татарстан Республикасы икътисадына федераль акчалар җәлеп итү буенча эшче төркем утырышы булды. Утырышта Россия Федерациясе Федераль Собраниесе Дәүләт Думасы депутаты, думаның Бюджет һәм салымнар комитеты әгъзасы Айрат Фәррахов, Татарстан Республикасы Сәламәтлек саклау министры Марат Садыйков катнашты.
Яр Чаллының беренче төзүчесе Валерий Ильич Федющенко сугыш ветераннары госпиталендә, терапия бүлегендә, гериатрия койкаларында дәвалана. 22 койкалы гериатрия бүлеге «Демография» милли проектының «өлкән буын»төбәк проекты кысаларында 2019 елның 1 июленнән стационарда гамәлгә ашырыла.
Коронавирус инфекциясе белән авырган 75 яшьлек чаллы кешесе COVID-19 куркыныч түгел дип уйлаганда, бик нык ялгышкан, дип саный. Рәфыйк Хәсәншин вирусның мәкерлелеген бәяләп бетермәгәнлеген һәм шул сәбәпле табибларның вакцинация үтәргә чакыруына җавап бирмәгәнлеген әйтте.
Республика иҗтимагый сәламәтлек үзәге белгечләре кышкы салкын һава торышында баш киемсез башка урамда булу куркыныч нәтиҗәләргә китерергә мөмкин, дип искәртә.
Балалар Республика клиник хастаханәсе базасында журналистлар катнашында Covid-19дан балаларны вакцинацияләү темасына матбугат очрашуы узды.
Түбән Кама шәһәре үзәк район күппрофильле хастаханәсенең 1нче номерлы сырхауханәсендә сәламәтлек саклауның беренчел звеносын модернизацияләүнең максатчан программасы акчасына цифрлы рентген-аппарат файдалануга тапшырылды.
Республиканың Ютазы районы торак пунктларында өлкән халыкны диспансерлаштыру башланды. Аз мобильле пациентлар өйдә карала.
Җәмгыятьтә табиб — патологоанатом мәетләрне препаратлау белән шөгыльләнә дигән фикер яшәп килә. Бу алай түгел. Клиник морфологның, бу белгечлекне хәзер шулай атарга кабул ителгән, 90% ы пациентлары - ул тере кешеләр. Морфологның бурычы - биопсияле материал нигезендә пациентларга диагноз кую. Онкологик авыруларның күбесен биопсия тикшеренүе нигезендә ачыкларга мөмкин.