ЯҢАЛЫКЛАР


24
август, 2020 ел
дүшәмбе

Быел Чистай РҮХнең 50 хезмәткәренең балалары беренче сыйныфка барачак. Традиция буенча, уку елы башланыр алдыннан Чистай РҮХ җитәкчелеге һәм сәламәтлек саклау профсоюз комитеты беренче сыйныф укучыларының ата-аналарын бу мөһим вакыйга белән котлады һәм тантаналы рәвештә аларга иҗат өчен җыелмалар тапшырды.

Бүген Россия Монополиягә каршы федераль хезмәтнең Укыту-методик үзәге бинасында «Татарстан Республикасының 100 легендар бренды» дәрәҗәле дипломнары белән бүләкләделәр. Әлеге проектның максаты – төбәкнең үткәнен, бүгенгесен һәм киләчәген үзара бәйләү.


21
август, 2020 ел
җомга

Татарстан Республикасы Иҗтимагый палатасында Татарстан Республикасы медицина хезмәткәрләрен «фидакарьлек өчен» медале белән бүләкләү тантанасы узды.

Республика клиник онкология диспансерында корсак эчендә аэрозоль химиотерапиянең уникаль процедурасы уздырылды.

4 майдан башлап яңа коронавирус йогышы булган пациентларны дәвалау өчен вакытлыча госпиталь булган Яр Чаллы шәһәренең сугыш ветераннары өчен госпиталь стационары гадәти эш режимына кайта. 21 августта госпитальдән соңгы "коронавируслы" пациент чыгарылды.

Бүген сәламәтлек саклау идарәсенең баш штаттан тыш хирургы, Түбән Кама РҮКПХнең 1нче хирургия бүлеге мөдире Мортазали Рамазанов үзенең 61-нче туган көнен билгеләп үтә.


20
август, 2020 ел
пәнҗешәмбе

Йогышлы авырулар госпиталенә шәхси клиника һәм башка медицина учреждениеләр кадрлары җәлеп итү Түбән Кама мэры Айдар Метшин үтенечен Түбән Кама шәхси клиниканың баш табибы Гали Хәсәнов та кабул итте – ул кабул итү бүлегендә ике атналык сменаны тәмамлады инде.


19
август, 2020 ел
чәршәмбе

Татарстан Республикасында 17 августтан 26 августка кадәр көчле эчәк инфекцияләрен һәм гөмбәләр белән агулануны кисәтү буенча тематик ункөнлек уза.

17-18 августта ТР ССМ проф. Е.В. Адамюк исемендәге Республика клиник офтальмология хастаханәсендә «Пациентлар белән аралашу күнекмәләре» тренингы үтте. Укуларда офтальмологлар, табиб - офтальмохирурглар, администраторлар, клиниканың Call-үзәге хезмәткәрләре катнашты.

Яр Чаллыдан 16 яшьлек яшүсмер егылып, балтырына пыяла кадалу нәтиҗәсендә пульсацияле шеш барлыкка килүгә зарланып яшәү урыны буенча табибларга мөрәҗәгать иткән.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International