3 ел элек "ТР ССМ РКОД" ДАССУның маммология һәм пластик хирургия бүлеге белгечләре микрохирургия техникасын кулланып сөт бизен реконструкцияләү буенча беренче операцияне ясадылар (DIEAP корама).⠀
ТКҮРКПХнең йогышлы авырулар корпусында капиталь ремонт эшләренә керештеләр, капремонтка 37,2 млн.сум бүлеп бирелә, бу хакта Instagram үз аккаунтында Түбән Кама муниципаль районының Сәламәтлек саклау идарәсе җитәкчесе Венера Рәхимова хәбәр итте.
Казанда Татарстан президенты Рөстәм Миңнеханов инициативасы белән башланып киткән “Ярдәм янәшә!" республика хәрәкәте кысаларында хәйрия чарасы үтте.
Татарстанның сәламәтлек саклау министры Марат Садыйков РФ Конституциясенә төзәтмәләр кертү буенча тавыш бирүне оештырганда күрелгән куркынычсызлык чараларын югары бәяләде.
Ремонт барышы турында Instagram да үз аккаунтында Түбән Кама муниципаль районы буенча Сәламәтлек саклау идарәсе җитәкчесе Венера Рәхимова сөйләде. Дүрт катлы 9055 кв. м мәйданлы бина 1984 елда төзелгән. Быел ТР Президенты йөкләмәсе буенча якындагы 5 елга формалаштырылган стационарларны капиталь ремонтлау программасы буенча хирургия корпусын ремонтлауга 191 млн.сум бүлеп бирелгән.
ТР Сәламәтлек саклау министрлыгында Татарстан Республикасы дәүләт бүләкләрен тапшыру тантанасы узды. Хезмәттәшләрен ТР сәламәтлек саклау министрының беренче урынбасары Альмир Абашев котлады.
Ике сантиметрлы тавык сөяген Казанның 18нче номерлы үзәк шәһәр клиник хастаханә табиб-эндоскопчылары Шәмәрдән авылының 53 яшьлек ир-атның бронхларыннан чыгарды. Сөяк бронхларда бер ай буе булган.
«Фидакарь хезмәт өчен» медале белән Нил Габидин улы Хәлфиев бүләкләнде. Бүләкне ТР сәламәтлек саклау министры урынбасары Илдар Фатыйхов тапшырды.
Яшел Үзән РҮХдә медицина хезмәткәрләрен һөнәри бәйрәмнәре белән котладылар. Яшел Үзән муниципаль районы Башкарма комитеты җитәкчесе Михаил Афанасьев, «Яшел Үзән РҮХ» ДАССУнең баш табиб вазыйфаларын башкаручы Рамил Мөхәмәтдинов һәм «Зеленодольская правда» газетасының баш мөхәррире урынбасары Лилиана Славкина медицина хезмәткәрләренә ихлас котлау сүзләрен җиткерде.
Россия Федерациясе халкының яңа коронавирус йогышына популяцион иммунитетын бәяләү максатында Кулланучылар хокукларын яклау һәм кеше иминлеге өлкәсендә күзәтчелек буенча федераль хезмәт Бөтендөнья сәламәтлек саклау оешмасы тарафыннан тәкъдим ителгән протоколны исәпкә алып, сероэпидемиологик тикшеренүләр оештыра.