Россия медиклары һәм волонтерларына теләкләтәшлек йөзеннән "Сулагыз!" онлайн-акция порталы эшли башлады. Акциянең максаты - коронавирус эпидемиясе вакытында россиялеләрнең тормышы һәм сәламәтлеге өчен көрәшүчеләр турында тарихны РИА Новости breathe.ria.ru сайтында бердәм тематик порталга җыю.
Татарстан Республикасы 2020 елның 8 июнендә башланган #ОставайсяДонором Бөтенроссия донор акциясенә кушылды.
2020 елның 8 июненнән башлап 15 июненә кадәр Россия Федерациясе территориясендә кан хезмәте учрежденияләрендә Бөтендөнья кан доноры көненә багышланган Бөтенроссия донорлар атнасы узачак. Бөтендөнья кан доноры көне ел саен 14 июньдә билгеләп үтелә.
8 июньнән 15 июньгә кадәр бөтен ил буенча барлык субъектларда Бөтендөнья донор көненә багышланган донор акцияләре узачак. Волонтер-медиклар кадрлар донорлыгына басым ясап, Сәламәтлек саклау министрлыгы белән бергә ел саен үткәрелә торган «Миңа ияр! #ЯОтветственныйДонор» («Следуй за мной! #ЯОтветственныйДонор») Бөтенросия акциясен үткәрәчәк. 85 төбәктә җаваплы донорлыкны популярлаштыру максаты белән лекцияләр, флешмоблар һәм донацияләр узачак.
ТАССР һәм Республиканың сәламәтлек саклау системасының 100 еллыгын билгеләп үтү уңаеннан Республика медицина китапханә-мәгълүмат үзәге ТР Сәламәтлек саклау министрлыгы белән берлектә «Татарстанның 100 медигы» интервьюлар сериясе проектын башлап җибәрде. Проект кысаларында без Татарстанның сәламәтлек саклау системасын үсешенә өлеш керткән 100 медицина хезмәткәренең тормышы һәм эшчәнлеге турында язып барабыз.
Роман Каракулов, Түбән Каманың үзәк район күппрофильле хастаханәсенең консультатив-диагностик сырхауханәсенең колопроктологы, июнь аеннан башлап коронавирус инфекциясе булган пациентлар өчен госпитальдә эшли.
Инвазив булмаган аппаратлар Чаллы һәм Лениногорск хастаханәләренә кайтарылачак.
Кытай Татарстанга үпкәләрне ясалма вентиляцияләү буенча ун аппарат тапшырачак, алар авыр авыруларның, шул исәптән Covid-19 коронавируслы пациентларның хәлен сакларга ярдәм итәчәк. Бу хакта «Татар-информ» МА ТР Сәламәтлек саклау министрлыгының матбугат хезмәтендә сөйләделәр.
Татарстан Республикасы сәламәтлек саклау министры Марат Садыйков министрның беренче урынбасары җитәкчелегендә ведомствоның әйдәп баручы белгечләренә 2020 елның 1 июнендә Яр Чаллы шәһәре яшәүченең үлем факты буенча тикшерүне эшләрен башларга кушты.
Түбән Каманың 1нче номерлы сырхауханәсенең фельдшеры Антон Неволин көн саен шәфкать туташы белән температуралы пациентлар чакыруына чыгалар һәм коронавирус йогышына тикшерү өчен мазоклар алалар.
2020 елның 3 июнендә РСФСРның Атказанган фән эшлеклесе, медицина фәннәре докторы, профессор, КДМИның факультет хирургия кафедрасы мөдире (1970-1983), КДМИның дәвалау факультеты деканы (1979-1983), Казан ГИДУВының хирургия авырулары кафедрасы мөдире (1983-1995 еллар), ТАССР хирурглары җәмгыяте рәисе, Гидуваның диссертация хирургия Советы Рәисе Кузнецов Вадим Алексеевич 90 яшьлек юбилеен билгеләп үтә.
Шәхси саклану комплектларны «Бердәм Россия»нең Татарстан бүлеге башкарма комитеты җитәкчесе Марат Сәмигуллин тапшырды. Партия Рәисе Дмитрий Медведевның җыелган взносларны гражданнарга адреслы ярдәм күрсәтү һәм медицина хезмәткәрләренә ярдәм итү өчен җибәрү тәкъдиме республикада хуплау тапты.