«ТАТПРОФ» АҖ генераль директоры Сергей Рачков инициативасы белән Кама балалар медицина үзәгенең медицина хезмәткәрләренә бер тапкыр кулланыла торган 10000 һәм күп тапкыр кулланыла торган 4000 саклану битлеге, шулай ук контактсыз 3 термометр тапшырылды.
Депутат һәм ТР Дәүләт Советының Социаль сәясәт комитеты рәисе Светлана Захарова Яр Чаллы шәһәренең сугыш ветераннары госпиталендә булды. Бу госпиталь пневмония һәм коронавирус йогышы булган пациентларны кабул итүче хастаханәләрең берсе. Депутат коронавируслы авырулар белән эшләүче медицина хезмәткәрләренә шәхси саклану чараларын тапшырды.
Хөрмәтле ватандашлар, кадерле татарстанлылар!
Безнең республика тарихы татарстанлыларның күп буыннарның казанышларыннан һәм җиңүләреннән тора. 1920 елның 27 маенда ТАССР төзелү турында Декрет имзалана. Бу безнең дәүләтчелекне торгызуда мөһим вакыйга булды, алга таба Татарстан Республикасының үсешендә зур роль уйнады.
Эпидемиягә каршы режим хастаханәләр һәм сырхауханәләр эшенә үз төзәтмәләрен кертте, ләкин тормыш туктамый, һәм дәвалау учреждениеләре, яңа мөмкинлекләрне ачып, аларга яраклаша.
Республика клиник онкология диспансерында йөз яшьлек пациентка - Татарстанда яшәүче, Мәскәүдән Берлинга кадәр сугыш юлын үткән Бөек Ватан сугышы ветеранына, операция ясалды.
Татарстанның Республика клиник хастаханәсе хирурглары бавыр капкасы яман шешеннән интегүче бабайга катлаулы операция үткәрделәр. Башлыча ТР Югары Ослан районының Рус Макылы авылында яшәүче 78 яшьлек ир-ат кинәт сары төскә кергән булган, аннан соң үзен начар хис итә, «ашыгыч ярдәм» дә аны РКХнә китерәләр.
ТР сәламәтлек саклау министры Марат Садыйков Яшел Үзән район хастаханәсенең йөрәк-кан тамырлары авырулары бүлегендә чыккан янгында һәлак булучыларның туганнарының һәм якыннарының тирән кайгысын уртаклашты.
15 нче май Халыкара гаилә көне итеп билгеләп үтелә. ТР сәламәтлек саклау министры Марат Садыйков бу көнне Зефировлар – Андрей Львович һәм Әлфия Морзаһит кызы гаиләсендә булды. Аларның медицина нәселененең табиблык стажы 650 дән артык ел.
2020 елның 12 маенда КДМУның факультет педиатрия кафедрасы доценты, медицина фәннәре кандидаты, Татарстан Республикасының Атказанган табибы, хезмәт ветераны Зиатдинов Илгизәр Галимҗан улы вафат булды.