Атна эчендә Казанның ашыгыч ярдәм хезмәтенең табиблары 8374 тапкыр кешеләрне коткарырга чыктылар, шул санда җәмәгать урыннарына – 1074 тапкыр.
Бүген Республика клиник йогышлы авырулар хастаханәсендә 2019 елдагы эш йомгакларына һәм 2020 елга куелган бурычларга багышланган медицина советының утырышы узды.
ТР сәламәтлек саклау министры Марат Садыйков эш визиты белән Әлмәткә килеп китте. Сәфәр барышында ул төзелә торган сәламәтлек саклау объектлары төзелешенең барышы белән танышты. Район башкарма комитеты бинасында ул Әлмәт муниципаль районының сәламәтлек саклау учреждениеләренең медицина советы эшендә катнашты.
Бөек Җиңүнең 75 еллыгын һәм ТАССР төзелүнең 100 еллыгын бәйрәм итү кысаларында Яр Чаллы Сугышлар ветераннары өчен госпитале табиблары Яр Чаллы шәһәре һәм Тукай районы Бөек Ватан сугышы ветераннарын күчмә тикшерүне башлап җибәрделәр.
ТКҮРКПХдә 2018-2021 елларга коллектив килешүгә үзгәрешләр һәм өстәмәләр кертү турында сөйләшүләр алып бару буенча ике яклы комиссия утырышы узды.
«Акад. В.М. Бехтерев ис. Республика клиник психиатрия хастаханәсе» ДАССУдә Татарстан Республикасы психиатрия хезмәте эшчәнлегенең йомгакларын ясадылар.
Түбән Кама үзәк район күп профильле хастаханәсендә «Мин үз Республикам белән горурланам» дигән балалар рәсемнәре конкурсына йомгак ясадылар.
Очрашуда традиция буенча узган елга йомгаклар ясадылар һәм киләсе елга планнар билгеләделәр.
Тәмәке тартуның, шул исәптән электрон тәмәкенең, зыяны турында табиблар 10 нчы номерлы мәктәп укучыларына искә төшерделәр.
ТКҮРКПХдә инде күптән үз традицияләре урнашты, мәсәлән, май бәйрәмнәре алдыннан Бөек Ватан сугышы ветераннарының өйләренә табиблар киләләр. Бу ел да искәрмә түгел. Аз хәрәкәтләнүче, транспортсыз, ерак яшәүче Бөек Ватан сугышында катнашучыларга һәм аларга тиңләштерелгән затларга медицина ярдәме күрсәтү өчен тар белгечләрнең күчмә бригадасы оештырылды. Шулай ук өлкән яшьтәге пациентларга шәфкать туташлары да килә, алар кирәкле анализларны өйләрендә алалар, ә йомгаклау визитын терапевт башкара. Медицина тикшерүе нәтиҗәләре буенча участок табибы пациентка алга таба дәвалау, яшәү рәвеше, тар белгечләрдә күзәтү буенча кирәкле барлык киңәшләрен бирә.