ТАССРның 100 еллыгы елында Чистай бала тудыру йортында 2020 нче елгы йөзенче сабый туган.
13 февральдә 13:18 сәгатьтә 3250кг авырлыклы, 57 см буй белән яңа туган сабый Татьяна һәм Руслан Шәрифуллиннар гаиләсендә дөньяга килде. Әни Татьяна Сергеевнаны яңа туган баласы белән чыгарганда ире һәм туганнары каршы алды. Яшь әти-әниләр көтеп алынган улын Глеб дип атадылар.
"ПҮ белән БШХ" ДАССУдә 2019 ел йомгаклары буенча медицина киңәшмәсе булды. Утырышка ТКМР буенча УЗ җитәкчесе Венера Рәхимова һәм БРКХ баш табибының хирургия буенча урынбасары Владимир Филатов чакырылган иделәр.
2020 елның 27 февралендә Татарстан Республикасы Сәламәтлек саклау министрлыгында ТР ССМ карамагындагы Иҗтимагый совет утырышы кысаларында 2019 ел өчен ведомствоның халык алдында формалаштырылган максатларын һәм бурычларын тормышка ашыру нәтиҗәләре буенча җәмәгатьчелек фикер алышуы булачак.
Иҗтимагый совет утырышында массакүләм мәгълүмат чаралары вәкилләре һәм алдан теркәлү узган республика гражданнары катнаша ала.
Алдан теркәлмәгән гражданнар, Иҗтимагый совет утырышы үткәрелә торган бинада буш урыннар булган очракта гына, чарада катнаша алачак.
Исегезгә төшерәбез, Татарстан Республикасында Татарстан Республикасы дәүләт хакимияте башкарма органнарының максатларын һәм бурычларын халык алдында формалаштыру буенча һәм аларның үтәлешен иҗтимагый тикшерү проекты гамәлгә ашырыла.
Элегрәк проект кысаларында халык экспертлар белән берлектә Министрлык өчен 2019 елга бурычлар формалаштырган иде. ТР Сәламәтлек саклау министрлыгы өчен бурычларны сайлау буенча онлайн-сораштыруда ТР Дәүләт хезмәтләре порталында 6,3 меңнән артык кеше катнашты.
ТР сәламәтлек саклау министры Марат Садыйков 1971-1989 елларда «Әлмәт үзәк район хастаханәсе» ДАССУсен җитәкләгән Лилия Чувашовага «Татар Автономияле Совет Социалистик Республикасы төзелүгә 100 ел» медален тапшырды.
«Кама балалар медицина үзәге» ДАССУдә узган ел йомгаклары буенча хисап җыелышы булды.
«Урыссу ҮРХ» ДАССУдә 2019 ел нәтиҗәләре буенча медицина киңәшмәсе булды. Утырышта сәламәтлек саклау министры урынбасары Владислав Виниченко, Ютазы муниципаль районы башлыгы Аяз Шафигуллин, Башкарма комитет җитәкчесе Самонина Светлана Петровна катнаштылар.
Мәврүрә Нурмөхәммәт кызы Шәймәрданова 2020 елның 10 февралендә иң кадерле кешеләре белән 95 нче туган көнен билгеләп үтте.
Яр Чаллы шәһәренең Кама балалар медицина үзәге җирлегендә сабыйлар арасында үлем-китем очракларын профилактикалау буенча эш утырышы узды.
БРКХ делегациясе эш визиты белән Казахстан Республикасы башкаласы – Нур-Солтан шәһәренә килеп китте, анда ул эре медицина учреждениеләренең эше белән танышты.
«Тукай ҮРХ» ДАССУдә 2019 ел йомгаклары буенча медицина киңәшмәсе узды.