Мондый бурычны бүген Татарстан Республикасы Сәламәтлек саклау министрлыгы башлыгы Әлмәт шәһәре сәламәтлек саклау идарәсенең медицина киңәшмәсендә куйды. «2011 елда Әлмәт муниципаль районының сәламәтлек саклау оешмалары эшчәнлекләре нәтиҗәләре һәм 2012 елга куелган бурычлары турында » дигән киңәшмә Әлмәт шәһәре Драма театры бинасында үтте.
2012 елның 25 нче февралендә Дәүләт даруханәләр челтәре 14 нче номерлы даруханәсенең тантаналы ачылуы булачак. Бу чарада Татарстан Республикасы сәламәтлек саклау министры Айрат Зәки улы Фәррахов катнашачак.
Барыннан да ешрак кинәт шуып китү көчле бәрелүләргә, ә кайвакыт сынуларга да китерә. Яраны, травматолог-ортопедлар фикере буенча, көнкүрештә һәм эштә алырга мөмкин. Хәтерегездә тотыгыз, сезнең саулыгыгыз, иң әүвәл, сезнең кулларда . Үзегезнең сәламәтлегегезгә игътибарлы булыгыз!
Казанга килгәч, Леонид Рошаль республикабыз җитәкчелеге һәм медицина җәмәгатьчелеге алдында доклад белән чыгыш ясаячак. Әңгәмәнең төп темасы: «Россия сәламәтлек саклау тармагын камилләштерүдә һәм үстерүдә гражданлык җәмгыятьләренең роле». Утырышта Дәүләт Думасының сәламәтлек саклау комитеты рәисенең урынбасары С.Б. Дорофеев һәм Татарстан Республикасы Сәламәтлек саклау министры Айрат Фәррәхов катнашачаклар.
21 февраль көнне Алабуга үзәк район больницасында Татарстан Республикасы Сәламәтлек саклау министры Айрат Фәррахов катнашуында йомгаклау медицина киңәшмәсе үтте.
27 нче февраль көнне Казанда пациентлар өчен дәресләр булачак, һәм анда лимфомалар һәм хроник лимфолейкозлар белән көрәшү турында сөйличәкләр.
Бүген Югары медицина технологияләр белем бирү үзәгенең конференц-залында ТР Сәламәтлек саклау министрлыгының алдынгы эпидемиологлары, эндоскопистлары һәм башка белгечләре киңәшмәдә катнашыр өчен җыелдылар. Түгәрәк өстәл барышында экспертлар хастаханә эчендәге инфекцияләр проблемасы, алар белән көрәшүнең һәм профилактиканың заманча ысуллары турында фикер алыштылар.
2012 елның 21 февралендә Яр Чаллы шәһәренең «Энергетик» мәдәният йортында республиканың әйдәп баручы сәламәтлек саклау оешмаларыныңйомгаклау медицина киңәшмәсе булды. Медицина киңәшмәсенең эшендә ТР Сәламәтлек саклау министры Айрат Фәррахов катнашты.