ЯҢАЛЫКЛАР


6
май, 2022 ел
җомга

Казан медицина көллияте базасында сәламәтлек саклау тармагы ветераннарын тәбрикләделәр. Мөхтәрәм кунаклар өчен Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 77 еллыгын бәйрәм итүгә багышланган бәйрәм концерты оештырылды. Тармак ветераннары уртак изге эшкә хезмәт иткән дуслары һәм хезмәттәшләре белән күреште.

Бөек Җиңү көне хөрмәтенә сәламәтлек саклау министры Марат Садыйков сәламәтлек саклау тармагы ветераннары белән бергә Бөек Ватан сугышында һәлак булган Татарстанның медицина хезмәткәрләренә багышланган һәйкәлгә чәчәкләр салды.

"Казан медицина университеты" ДАССУ баш табибы Оксана Анатольевна Бирчук, урынбасарлары Э.И. Габисова, И. В. Миндубаев коллектив исеменнән Белла Гольдштейнны Җиңүнең 77 еллыгы һәм университетның хирургия корпусының 85 еллыгы беләнкотлады һәм истәлекле бүләкләр тапшырды.

Түбән Кама үзәк район күп профильле хастаханәсе баш табибы Марс Мостафин тыл хезмәтчәннәрен һәм ветераннарның тол калган хатыннарын Бөек Җиңү бәйрәме белән котлады.

Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 77 еллыгын бәйрәм итү алдыннан изге теләкләр, чәчәкләр бәйләме һәм бүләкләр белән 3нче балалар поликлиникасы баш табибы Альбина Шәйхетдинова озак еллар сырхауханәдә эшләгән тыл хезмәтчәне Токмакова Анна Петровнаны тәбрикләде.

Яр Чаллы шәһәренең Кама балалар медицина үзәгенең баш табибы Марат Насыйбуллин профсоюз оешмасы рәисе Лариса Кашапова белән тыл хезмәтчәннәре янына барды.

Мамадыш хастаханәсе коллективы Мамадыш районының сәламәтлек саклау ветераны Шишмагаева Антонина Алексеевнаны Җиңү көне белән барып тәбрикләде.

Бөек Җиңүнең 77 еллыгын бәйрәм итү алдыннан Казанның 4нче номерлы Балалар шәһәр сырхауханәсе коллективы Бөек Ватан сугышы ветераны Валеева Динә Зиннәт кызы янына бардылар. Медицина хезмәткәрләре элеккеге хезмәттәшләрен якынлашып килүче бәйрәм белән котлады һәм бүләкләр тапшырды.

Түбән Кама район үзәк күп профильле хастаханәнең консультатив-диагностика сырхауханәсендә өлкән яшьтәге кешеләргә социаль һәм медицина хезмәте күрсәтүнең сыйфатын күтәрү буенча чаралар турындагы мәсьәләләр буенча даими комиссиянең күчмә утырышы узды.

Бөек Җиңүнең 77 еллыгы алдыннан Яр Чаллы шәһәренең 7нче номерлы Шәһәр сырхауханәсенең табиблары Бөек Ватан сугышы ветераны Мурзин Таһир Йосыпмурзинович янына барды. Медиклар ветеранны карады һәм якынлашып килүче бәйрәм белән котлады.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International