ТКҮРКХ табиблары хәзерге вакытта лаеклы ялда булган тыл хезмәтчәннәренә, хезмәттәшләренә барды.
Яшел Үзән медицина училищесының берьюлы ике студенты: Волкова Анна, дәвалау эше белгечлеге буенча 212 төркем студенты һәм Витоль Регина, шәфкать туташы эше белгечлеге буенча 305 төркем студенты Россия Федерациясе Хөкүмәте стипендиясенә лаек булды.
"Аксубай үзәк район хастаханәсе" ДАССУда поликлиниканы капиталь ремонтлау башланды. Ул «Сәламәтлек саклау» милли проектының «Сәламәтлек саклауның беренчел звеносын модернизацияләү» программасы акчасына үткәрелә. Әлеге максатларга 30 298,605 мең сум акча бүлеп бирелгән.
Бүген ТР сәламәтлек саклау министры Марат Садыйков тармак ветеранын, Татарстанның атказанган табибы, хирург, фронтовик Гыйниатуллин Әсхәт Гиниатулла улын якынлашып килүче Бөек Җиңү бәйрәме белән котларга килде. Ветеранны котларга «волонтер-медиклар» Бөтенроссия иҗтимагый хәрәкәте вәкилләре дә килгән иде.
Республика клиник онкология диспансерында ("Проф.М. З. Сигал ис. ТР ССМ РКОД" ДАССУ) стационар объектларга капиталь ремонт ясауның республика программасы буенча 667 кв. м мәйданда брахитерапия бүлегенә капиталь ремонт эшләре бара.
Яшел Үзән районында Осиново авылында күппрофильле поликлиника төзүгә керештеләр. Бу торак микрорайонда медицина объекты барлыкка килү «Сәламәтлек саклау» илкүләм проектының сәламәтлек саклауның беренчел звеносын модернизацияләү программасы ярдәмендә мөмкин булды.
Россия Федерациясе Хөкүмәте Рәисе урынбасары тарафыннан расланган «Репродуктив сәламәтлек» сынау проектын гамәлгә ашыру кысаларында, катнашучылар өчен репродуктив сәламәтлек мәсьәләләре буенча федераль экспертлар белән очрашулар планлаштырылган.
Татарстан сәламәтлек саклау министрлыгы Медицина хезмәткәрләре арасында «Шикәрле диабетны профилактикалау» темасына компьютер дизайны плакатлары республика смотр-конкурсы башлану турында игълан итә.
Лицензияләү өлкәсендә үзгәрешләр булды. Лицензия алырга теләүчеләргә һәм лицензиатларга дәүләт пошлинасын түләргә кирәкми.
Татарстан Республикасында «Сәламәтлек саклау» милли проектының бер юнәлеше булган "Авылга игелек" («#ДоброВСело») проекты старт алды.