ЯҢАЛЫКЛАР


16
ноябрь, 2021 ел
сишәмбе

Барлык медицина оешмалары сәламәтлек саклау өлкәсендә бердәм дәүләт мәгълүмат системасы - ЕГИСЗ системасында теркәлергә, медицина оешмасы һәм оешманың хезмәткәрләре турында мәгълүмат урнаштырырга тиеш.

Әйдәүче анестезиологлар-реаниматологлар, неонатологлар, балалар неврологлары һәм педиатрлары Түбән Кама шәһәре Перинаталь үзәк белән Балалар шәһәр хастаханәсенә эш визиты кылды.

Сәламәтлек саклауның беренчел звеносын модернизацияләү федераль программасы кысаларында Биектау районының Каймар авылында яңа модульле фельдшер-акушерлык пункты төзелеше тәмамланды. Ул типлаштырылган проект буенча төзелде.

Республика иҗтимагый сәламәтлек һәм медицина профилактикасы үзәге табиблары Раифа ябык типтагы махсус укыту-тәрбия учреждениесе укучылары өчен "Сәламәт бул! Зарарлы гадәтләдән баш тарт" лекторий үткәрде. Чара Халыкара тәмәке тартудан баш тарту көненә туры китерелгән.

Яр Чаллы шәһәре Кама балалар медицина үзәгенең балалар сырхауханәсендә балалар халкын гриппка каршы вакцинацияләү ахырына якынлаша.
 


15
ноябрь, 2021 ел
дүшәмбе

Яр Чаллы шәһәренең «Кама балалар медицина үзәге» ДАССУ коллектив килешүе ТР Бәйсез профсоюзлар Федерациясенең «иң яхшы коллектив килешүе» IX республика конкурсында республиканың муниципаль учреждениеләре арасында беренче урынны алды.

Цифрлы җиһазлар сатып алу Сәламәтлек саклауның беренчел звеносын модернизацияләүнең максатчан программасы ярдәмендә мөмкин булды.

19 ноябрьдә Россия ЭЭМ системасының медицина хезмәте барлыкка килүнең 100-еллыгына багышланган «Гомуммедицина практикасында диагностиканың, дәвалауның һәм профилактиканың көнүзәк мәсьәләләре»  XIV Бөтенроссия фәнни-гамәли конференциясе узачак. Конференциядә Казан, Мәскәү, Новосибирск шәһәрләреннән медицина югары уку йортларының баш белгечләре, бүлек башлыклары, кафедра мөдирләре чыгыш ясаячак.

13 ноябрьдә Сәламәтлек саклау ветераны Екатерина Калязина йөз яшьлек юбилеен билгеләп үтте. Аны туган көне белән ТР сәламәтлек саклау министры Марат Садыйков шәхсән үзе котлады.

Чистай РҮХ сырхауханәсенең табиблары Чистай медицина училищесының студент-волонтерлары белән бергә ел саен 14 ноябрьдә үткәрелә торган Бөтендөнья шикәр диабетына каршы көрәш көненә багышланган мәгълүмати-агарту чарасы уздырды.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International