Россия Сәламәтлек саклау министрлыгы бүген «Россия Федерациясе сәламәтлек саклавының беренчел звеносын модернизацияләү» программасы мәсьәләсе буенча илнең төбәкләренең тармак министрлыклары вәкилләре белән видеоселектор киңәшмә уздырды.
Татарстан Республикасы Сәламәтлек саклау министры урынбасары Илдар Фатыйхов җитәкчелегендәге сәламәтлек саклау министрлыгының эш төркеме Яшел Үзәндә булып, сәламәтлек саклауның беренчел звеносын модернизацияләү программасы буенча төзелә торган балалар поликлиникасы бинасын карап чыкты. Объектны финанслау күләме 326 млн. сумнан артык тәшкил итә.
Яр Чаллының 7нче сырхауханәсенең хатын-кызлар консультациясендә күзәтелә торган йөкле хатын-кызлар гриппка каршы прививка ясаткан.
Чиста зонага Түбән Кама үзәк район күппрофильле хастаханәсенең «кызыл зона» да эшләүче хезмәткәрләр өчен 250 комплект эчке кием кайтарылды.
Чистай РҮХ кардиология бүлегенең өлкән шәфкать туташы 100 мең сумга ия булды. Вера Байдарова коронавирустан прививка ясаган россиялеләр арасында акчалата приз уйнатуда отты.
Яр Чаллының 3нче Шәһәр сырхауханәсенең мобиль прививка бригадасы җәмәгать туклануы оешмасында COVID-19дан вакцинация үткәрде.
Бүген Татарстан Республикасы Сәламәтлек саклау министрлыгының эш төркеме Минзәлә үзәк район хастаханәсендә булды, биредә бинаны реконструкцияләү эшләре бара.
Менделеевск шәһәрендә балалар поликлиникасы бинасына капиталь ремонт эшләре тәмамланып килә. Эшләр сәламәтлек саклауның беренчел звеносын модернизацияләү программасы буенча алып барыла. Моңа федераль бюджеттан 86,6 миллион сум бүлеп бирелгән.
Чистай РҮХнең бала тудыру йортының һәм хатын-кызлар консультациясенең табиблары Чуашстандагы Яңа Чабаксар перинаталь үзәгенә килеп киттеләр. Тәҗрибә уртаклашу максатларында белгечләр медицина оешмасының эшен оештыру белән танышты.
Республика иҗтимагый сәламәтлек һәм медицина профилактикасы үзәге табиблары Раифа махсус укыту-тәрбия учреждениесе укучылары өчен лекторий уздырды.