Яр Чаллы шәһәренең Кама балалар медицина үзәге җирлегендә «Сәламәтлек саклау» илкүләм проектын һәм «Беренчел медик-санитар ярдәм күрсәтү системасын үстерү» региональ проектын тормышка ашыру кысаларында «Сакчыл сырхауханә» беренчел медик-санитар ярдәм күрсәтүче медицина оешмасының яңа моделен гамәлгә кертү буенча эшлекле киңәшмә узды.
Бүген ТКМР буенча Сәламәтлек саклау идарәсенең баш штаттан тыш наркологы, наркология диспансерының сырхауханә мөдире Людмила Львова 60 яшьлек юбилеен билгеләп үтә. Людмила Алексеевна 36 ел гомерен медицинага багышлаган, аларның 32 елын наркодиспансерда эшләгән.
16 нчы номерлы Шәһәр клиник хастаханәсенең бала тудырудан соң бүлегенең акушеркасы Гүзәл Раскалеева «Ел хатын-кызы. Ел ир-аты: хатын – кыз карашы» шәһәр конкурсында «Хатын-кыз – ана» номинациясендә җиңүче булды.
Россия Сәламәтлек саклау министры Михаил Мурашко Татарстанга килеп китте. Эш сәфәре кысаларында ул Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов белән очрашты, ә аннан соң аңа республиканың алдынгы дәвалау учреждениеләрен күрсәттеләр.
Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов һәм Россия Сәламәтлек саклау министры Михаил Мурашко профессор А.Ф. Агафонов исемендәге Республика клиник йогышлы авырулар хастаханәсенең медицина персоналы белән очраштылар.
Сәламәтлек саклау хезмәткәрләре профсоюзының Чистай район оешмасы рәисе Наилә Нигъмәтуллина РФ Хезмәт кодексына, 66.1 статьясына («электрон хезмәт кенәгәсен кертү») өстәмәләр кертү турында сөйләде, ул хезмәткәрнең хезмәт эшчәнлеге һәм хезмәт стажы турында төп мәгълүматны электрон рәвештә булдыруны регламентлаячак.
6 мартта кайбер ММЧда 23 февральдә ТР ССМ Республика клиник йогышлы авырулар хастаханәсенә кергән пациентларның чыгулары турында дөрес булмаган мәгълүмат барлыкка килде.
Татарстан Дәүләт автоинспекциясе хезмәткәрләре һәм ветераннары һәм ТР Сәламәтлек саклау министрлыгы Республика клиник хастаханәсенең Перинаталь үзәгендә «Гаилә иминлеге» акциясен башлап җибәрәләр.
Республика клиник онкодиспансерында уң яктан параареоляр аксиляр керү юлы белән видеоэндоскопик гемитиреоидэктомияне уңышлы уздырдылар.
Демографияне стимуллаштыру өчен хатын-кызларда тотрыклы социаль гарантияләр булырга тиеш. Бу хакта Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов Республика клиник хастаханәсенең Перинаталь үзәге хезмәткәрләре белән очрашуда белдерде.