ЯҢАЛЫКЛАР


26
февраль, 2020 ел
чәршәмбе

Регионара клиник-диагностика үзәге 2019 ел эчендә эш йомгакларын һәм 2020 елга бурычларны тәкъдим итте. Медицина советы утырышында РКДҮнең Күзәтү советы рәисе, Татарстан Республикасы сәламәтлек саклау министры Марат Садыйков катнашты.

 

1995 елның февралендә Балалар шәһәр хастаханәсе җирлегендә урология бүлеге (2 нче номерлы хирургия бүлеге) ачыла, 1 нче номерлы  хирургия бүлегендә урнашкан урология профилендәге пациентлар өчен ике палата җитмәү сәбәпле. Аны хирург-уролог Гарипов Рәис Сабир улы җитәкләде.

 

27 февральдән башлап 29 февральгә кадәр Казанда «Торакаль хирургия тирәсендә» дигән Академик М.И. Перельман ис. торакаль хирургия буенча IX Россия-Европа белем бирү симпозиумы узачак.

26 февральгә Diamond Princess лайнерыннан эвакуацияләнгән 8 россияле хәлен табиблар канәгатьләнерлек дип бәяли. Температураның күтәрелүе һәм башка симптомнар күзәтелми. Лаборатор контроль көн саен үткәрелә.

 

26 февральдә Татарстан Республикасы Иҗтимагый палатасы сәламәтлек саклау өлкәсендә коррупциягә каршы тору мәсьәләләре буенча иҗтимагый кабул итү һәм кайнар линия эшен оештыра.


25
февраль, 2020 ел
сишәмбе

РКОДда ТР сәламәтлек саклау министры Марат Садыйков катнашында йомгаклау медицина советы булды, анда учреждениенең 2019 эчендә эшенә йомгак ясалды һәм 2020 елга приоритет юнәлешләр билгеләнде.

 

Медицина советының киңәйтелгән утырышында Тәтеш үзәк район хастаханәсе эшенә йомгак ясалды. Утырышта Тәтеш муниципаль районы башлыгы Рәмис Сафиуллов һәм Татарстан Республикасы сәламәтлек саклау министры урынбасары Владислав Виниченко катнаштылар.

Чистай ҮРХдә юл-транспорт һәлакәте нәтиҗәсендә механик травма белән авыручылар күпләп килү очрагында ашыгыч медицина ярдәме станциясенең өч бригадасы һәм ике ВСБ бригадасы белән күнегүләр узды. Чара штат режимында узды.

Казан шәһәренең Сугышлар ветераннары госпиталендә йомгаклау медицина советы узды. Утырыш эшендә ТР сәламәтлек саклау министры урынбасары И.Р. Фатыйхов һәм ТР Медицина хезмәткәрләре ассоциациясе президенты И.Б. Питулова катнаштылар. Баш табиб И.А. Фәхретдинов төп доклад белән чыгыш ясады.

Түбән Кама медицина профилактикасы үзәге Шәңгәлче мәктәбендә сәламәт яшәү рәвеше дәресләрен үткәрде. Психолог Зәлфирә Гыйльфанова дөрес туклану, җенес тәрбиясе, стрессны профилактикалау турында сөйләде һәм тәмәке тартуның зыяны турында искә төшерде.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International