ЯҢАЛЫКЛАР


27
февраль, 2020 ел
пәнҗешәмбе

Республика СПИД үзәге «2018-2019 елларда Алабуга муниципаль районы оешмаларында җитештерү травматизмын анализлау» Республика семинары кысаларында ТР Хезмәт, мәшгульлек һәм социаль яклау министрлыгы тарафыннан оештырылган хезмәт эшчәнлеге процессында кешене яклау өлкәсендә алдынгы казанышлар һәм эшләнмәләр күргәзмәсендә катнашты. Чара Хезмәт өлкәсендә ВИЧ профилактикасы буенча дүрт яклы килешүне гамәлгә ашыруның беренче этабы булды.

Яңа Чишмә ҮРХдә 2019 елда районның сәламәтлек саклау учреждениеләренең эшчәнлеге йомгаклары һәм 2020 елга бурычлар турында медицина советының утырышы булды. Совет эшендә ТР ССМ министры урынбасары Илдар Фатыйхов һәм Яңа Чишмә муниципаль районы башлыгы Вячеслав Козлов катнаштылар.

«Перинаталь үзәк белән Балалар шәһәр хастаханәсе» ДАССУ белгечләре Киров шәһәрендә вакантлы эш урыннары ярминкәсендә катнаштылар.

Тыл хезмәтчәне, Хезмәт ветераны Анна Кириловна Гущинаны Сәламәтлек саклау идарәсе һәм ветераннар советы, Әлмәт үзәк район хастаханәсе, участок хастаханәсеннән хезмәттәшләре һәм күршеләре 95 яшьлек юбилее белән котладылар.

Бөгелмә районында яшәүчеләр сәламәтлек саклау турында турыдан-туры хастаханә җитәкчелегенә сораулар бирә алдылар. Бөгелмә ҮРХнең баш табибы Рим Амеров телефон аша «туры линия» үткәрде. Ике сәгать эчендә ул 15 телефон шалтыратуына җавап бирде. Халык белән аралашуда шулай ук баш табиб урынбасарлары да катнаштылар.

 

27 февральгә Diamond Princess лайнерыннан эвакуацияләнгән 8 россияледә температуралары күтәрелү һәм салкын тию авыруларының симптомнары күзәтелмәде.


26
февраль, 2020 ел
чәршәмбе

Түбән Кама үзәк район күп профильле хастаханәсендә Казаннан тәҗрибәле психолог Татьяна Савельева 3 көн булачак. Аның тренингының беренче көнендә яшь белгечләр, табиб-терапевтлар, педиатрлар, стоматологлар һәм башкалар булдылар.

Шәһәр балалар һәм яшьләр иҗаты сараенда 2019 ел йомгаклары буенча Яр Чаллы шәһәре Сәламәтлек саклау идарәсенең медицина советының киңәйтелгән утырышы узды.

Бүгенге әңгәмәбезнең герое – Татарстанның сәламәтлек саклау легендасы, СССР сәламәтлек саклау отличнигы, ТАССРның һәм Россия Федерациясенең атказанган табибы, Россия мәгълүматлаштыру академиясенең хакыйкый әгъзасы Наил Сәлах улы Садыйков.

2019 елда Яр Чаллы шәһәре Кама балалар медицина үзәгенең балалар хастаханәсендә лапароскопик алым белән үткәрелә торган операцияләрнең өлеше артты.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International