ЯҢАЛЫКЛАР


28
февраль, 2020 ел
җомга

2020 елның 26 февралендә Яшел Үзән районында Яшел Үзән муниципаль районының сәламәтлек саклау эшчәнлегенең йомгаклары буенча медицина советы узды.

Медицина советы эшендә катнаштылар:

- Зеленодольск муниципаль районы башлыгы Михаил Павлович Афанасьев;

- Татарстан Республикасы сәламәтлек саклау министры урынбасары Владислав Валентинович Виниченко;

    - «Регионара клиник-диагностика үзәге» ДАССУнең генераль директоры урынбасары – Республика баш кан тамырлары үзәгенең җитәкчесе, м.ф.д., профессор, Татарстан Республикасы Сәламәтлек саклау министрлыгының баш штаттан тыш белгече-ангионеврологы Динә Рөстәм кызы Хәсәнова;

    - КДМУның эчке авырулар кафедрасы доценты, Татарстан Республикасының атказанган табибы, Татарстан Республикасының баш кардиологы, "7нче номерлы Шәһәр хастаханәсе" ДАССУнең кардиология бүлеге мөдире Зөлфия Фәрит кызы Ким.

ТР ССМ Балалар республика клиник хастаханәсе Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов ярдәме белән ДЦП белән кечкенә пациентларның өченче төркемен Төркиягә реабилитацияләүгә җибәрде.

2020 елның 28 февраленә булган мәгълүматларга караганда, Diamond Princess лайнерыннан эвакуацияләнгән 8 россияленең хәле канәгатьләнерлек, йогышлы авыру билгеләре юк. Пациентларда температура, ютәл, борын тыгылу һәм башка күренешләр теркәлмәгән. 

Пациентлар белән булган медицина персоналы да үзен яхшы хис итә.  Көн саен лаборатор контроль алып барыла, шәхси саклану чаралары бар.

2020 елның 27 февралендә Татарстан Республикасы Сәламәтлек саклау министрлыгының «Резерв» Республика медицина үзәге Сәламәтлек саклау дәүләт казна учреждениесендә Йомгаклау Медицина советы узды.

«Республика медицина профилактикасы үзәге» ДАССУ җирлегендә профилактик медицина эшен оештыручылар өчен методик семинар узды.


27
февраль, 2020 ел
пәнҗешәмбе

2020 елның 27 февралендә Татарстан Республикасы Сәламәтлек саклау министрлыгында ТР ССМ карамагындагы Иҗтимагый совет утырышы кысаларында 2019 ел эчендә ведомствоның халык алдында формалаштырылган максатларын һәм бурычларын тормышка ашыру нәтиҗәләре буенча иҗтимагый фикер алышу булды.

 

Татарстанлыларны республиканың акушерлык һәм гинекология үсешенә зур өлеш керткәннәре өчен бүләкләделәр. Ветеран С.К. Мифтахова Россия акушер-гинекологлар җәмгыятенең Мактау билгесе белән бүләкләнде.

ТР сәламәтлек саклау министры урынбасары Илдар Фатыйхов, ТР ССМ метрологик һәм техник контроль, хезмәтне саклау идарәсе башлыгы Фәнис Исхаков һәм ТР ССМ Республика онкодиспансеры баш табибы Илгиз Һидиятов Яр Чаллы шәһәрендә онкология үзәге төзелеше объектында булдылар һәм эшләрнең барышы белән таныштылар.

Бүген Балалар республика клиник хастаханәсендә медицина советы утырышы узды, анда 2019 елга йомгаклар ясалды һәм 2020 елга бурычлар куелды.

Җомга көнне, 2020 елның 28 февралендә, Татарстан Республикасында беренче Бөтенроссия беренче ярдәм күрсәтү дәресе узачак. Аны ТР Сәламәтлек саклау министрлыгы һәм ТР Мәгариф министрлыгы ярдәме белән Россия мәктәп укучылары хәрәкәте белән берлектә «Волонтер-медиклар» хәрәкәте үткәрәчәк.

 

 


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International