ЯҢАЛЫКЛАР


30
июль, 2020 ел
пәнҗешәмбе

КБМҮ скверының балалар мәйданчыгының җәяүлеләр юлында танылган Чаллы рәссамы, «MASTAS» остаханәсе җитәкчесе Марат Билалов күләмле сурәт – асфальтта 3D рәсемен ясады. Иллюзияле рәсемдә җир астыннан очып чыга торган һәм КБМҮнең корпоратив төсләренә бизәлгән күбәләкләр чагылдырылды.


29
июль, 2020 ел
чәршәмбе

Яр Чаллы шәһәренең «Cугыш ветераннары госпитале» ДАССУ COVID-19 яңа коронавирус йогышын кичергән пациентларны реабилитацияләүне гамәлгә ашыра башлады.

Кама Аланыннан Арина Аракчеева туганнан бирле ЦНС дегенератив авыруы белән көрәшә. Өч ел элек ул Түбән Каманың Балалар шәһәр хастаханәсенә эләгә, анда аңа медицина ярдәме күрсәтелә. Табиблар кызның сабырлыгына һәм чыдамлыгына шакката.

Табибларның ярдәме һәм һөнәри осталыгы нәтиҗәсендә Энҗе Галимованың әти-әнисе алтын туйларын билгеләп үтә алды.

Түбәнкамалылар ашыгыч медицина ярдәме станциясендә һәм йогышлы авырулар госпиталендә эшләүче табибларга рәхмәт сүзләре җиткерүне дәвам итәләр. Бу юлы рәхмәт сүзләрен 69 яшьлек әтисе ике яклы пневмония белән хастаханәгә эләккән Гөлнара Гафиятуллина җиткергән.


28
июль, 2020 ел
сишәмбе

Яр Чаллыда “Сәламәтлек саклау” илкүләм проекты кысаларында РКОД филиалының онкология үзәген төзү тәмамлана. Филиал Татарстан Республикасының төньяк-көнчыгышындагы 6 муниципаль берәмлек халкына махсуслаштырылган медицина ярдәме күрсәтәчәк.

Түбән Кама балалар хастаханәсе шәфкать туташы Алевтина Чухнина ике атна дәвамында йогышлы авырулар госпиталендә эшләгән. "Реанимациядә 30 елдан артык эшләсәм дә, күп нәрсә яңа булды",  - ди ул.

2-нче номерлы Шәһәр хастаханәсе базасында вакытлыча йогышлы госпитальнең кызыл зонасында эшләүче «Чистай РҮХ» ДАССУның табиб-терапевтлары Анна Култынина һәм Гөлназ Хөснетдиновага «карантинда җанланган картиналар»проекты рәссамнарыннан картиналар бүләк ителде.

«Татнефть» компаниясе Түбән Кама хастаханәләренә 4,6 млн сумлык кирәкле медицина җиһазларын тапшырды. Шулай итеп, «Танеко» генераль директоры Илшат Сәлахов перинаталь үзәкле балалар шәһәр хастаханәсе баш табибы Рамиль Хамидуллинга медицина калдыкларын утильләштерү җайланмасының сертифакатын тапшырды.

Чаллыда онкология үзәге төзелеше “Сәламәтлек саклау” илкүләм проекты кысаларында федераль хөкүмәт ярдәме белән мөмкин булды.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International