ЯҢАЛЫКЛАР


15
июль, 2022 ел
җомга

Яр Чаллы шәһәре Кама балалар медицина үзәгенең балалар медицина реабилитациясе һәм амбулатор хоспис ярдәме бүлегенә дустанә эш визиты белән Татарстан Республикасы Сәламәтлек саклау министрлыгының медицина реабилитациясе буенча баш штаттан тыш белгеч Резедә Бодрова һәм Республика балалар клиник хастаханәсенең тернәкләндерү дәвалау бүлеге мөдире Дарья Нефедьева килде.

«Татнефть» ГАҖ хәйрия фондының откан гранты кысаларында Баулы хастаханәсеннә 8 млн.сумлык эндоскопия кабинеты өчен яңа заманча җиһазлар – видеогастроскоп һәм видеоколоноскоп алынды.

Республика иҗтимагый сәламәтлек һәм медицина профилактикасы үзәге Казан дары заводы хезмәткәрләре өчен «Сәламәт туклану принциплары» турында лекция үткәрде.

Теләче район үзәк хастаханәсе балалар поликлиникасында капиталь ремонтлана. Эшләрне башкару медицина объектын «Сәламәтлек саклау» милли проектының сәламәтлек саклауның беренчел звеносын модернизацияләү программасына кертү нәтиҗәсендә мөмкин булды.

2022 елның 11 июлендә Татар Борнае авылында төбәк программасы буенча модульле ФАП төзелеше башланды. ФАП халыкка беренчел медик-санитар ярдәм күрсәтүне камилләштерүгә юнәлдерелгән чараларны тормышка ашыру максатларында төзелә.

"Демография" милли проектының "Өлкән буын гражданнарына системалы ярдәм күрсәтү һәм тормыш сыйфатын күтәрү программасын эшләү һәм тормышка ашыру" федераль проектын тормышка ашыру нәтиҗәсендә Татарстанда "Аксубай район үзәк хастаханәсенә авыл җирлекләреннән 65 яшьтән өлкәнрәк булган гражданнарны китерү гамәлгә ашырыла.

Бүген Бөтенроссия гинеколог көне билгеләп үтелә.

Түбән Кама район үзәк күп профильле хастаханәдә бу белгечлек буенча 17 табиб эшли. Без гинеколог табибларыбыз белән горурланабыз, алар тәҗрибәле, белемле, кайгыртучан, игътибарлы һәм ярдәм итә белүче искиткеч белгечләр.


14
июль, 2022 ел
пәнҗешәмбе

Ата-аналар һәм балигъ булмаганнар өчен суда һәм сулык янында үз-үзеңне тоту кагыйдәләре, шулай ук бату фактын ачыклаганда кагыйдәләр турында белешмәлек.

Саф һавада йөрү - сәламәтлекне ныгыту, салкын тию авыруларын профилактикалау, иммунитетны арттыру өчен иң яхшы чара, шулай ук баланы чыныктыруның иң гади һәм дөрес чарасы.

Яшел Үзән районының 65 яшьтән өлкәнрәк авыл кешеләре район хастаханәсенә махсус транспортта барып җитү мөмкинлегеннән актив файдалана.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International