ЯҢАЛЫКЛАР


27
декабрь, 2021 ел
дүшәмбе

Минзәлә шәһәрендә балалар поликлиникасы бүлеге ачылды. Бинаны төзү бу елның июленнән башлап сәламәтлек саклауның беренчел звеносын модернизацияләү программасы буенча барды.

А. С. Пушкин ис. 78 нче лицейның медицина профильле сыйныфының 10 «В» сыйныф укучылары Яр Чаллының Кама балалар медицина үзәге пациентларын якынлашып килүче яңа ел белән котлады.  Алар Кыш Бабай һәм Кар Кызы белән бергә травматология бүлегенең пациентларына баллы бүләкләр тапшырды.

Актаныш хастаханәсе сырхауханәнең капиталь ремонттан соң икенче каты ачылды. Ул «Сәламәтлек саклауның беренчел звеносын модернизацияләү» программасы буенча үткәрелгән. Финанслау күләме 35 000 326,44 сум тәшкил иткән.

"Сарман РҮХ" ДАССУ 68 табибы һәм шәфкать туташы донор булды. Акциягә баш табиб Галимов Айрат Илдар улы да кушылды.

«Йөрәк-кан тамырлары авыруларына каршы көрәш» Федераль проекты, «Сәламәтлек саклау» милли проекты ярдәмендә Алабуга үзәк район хастаханәсендә брахиоцефаль кан тамырларын ультратавышлы тикшерүләр уздыру, транскраниаль тикшерүләр һәм транстаракаль эхокардиографияне башкару мөмкинлеге барлыкка килде.


25
декабрь, 2021 ел
шимбә

Республика иҗтимагый сәламәтлек һәм медицина профилактикасы үзәгенең гигиена тәрбиясе буенча табибы мәдәният хезмәткәрләренә социаль әһәмиятле һәм социаль куркыныч авырулар турында сөйләде.


24
декабрь, 2021 ел
җомга

Азнакай шәһәрендә балалар поликлиникасын капиталь ремонтлау тәмамланды. Эшләр сәламәтлек саклауның беренчел звеносын модернизацияләү программасы кысаларында алып барылды.

Татарстан Республикасы Сәламәтлек саклау министрлыгында медицина хезмәткәрләрен бүләкләделәр. Тантана Татарстан Республикасында ана һәм бала сәламәтлеген саклауга багышланган коллегия утырышыннан соң узды.

Республиканың Яшел Үзән районының Кызыл Яр авылында ФАП ачылды. Яңа медпункт авыл халкының тормышын шактый җиңеләйтәчәк, биредә алар 600дән артык, медицина ярдәмен үтемлерәк итәчәк. Сәламәтлек саклауның беренчел звеносын модернизацияләү программасы кысаларында объектны финанслау күләме 4 млн. сум тәшкил иткән.

Бүген сәламәтлек саклау министрлыгында Татарстан Республикасы Сәламәтлек саклау министрлыгының «Татарстан Республикасында ана һәм бала сәламәтлеген оештыру: чынбарлык һәм үсеш перспективалары» коллегия утырышы булды.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International