Татарстанның сәламәтлек саклау министрлыгының Иҗтимагый советы киләсе 2022 елга сәламәтлек саклау өчен максатлар һәм бурычлар исемлеген билгеләде. Утырыш бүген Татарстан Республикасы дәүләт хакимияте башкарма органнарының максатларын һәм бурычларын халык алдында формалаштыру һәм аларның үтәлешен иҗтимагый контрольдә тоту проектын гамәлгә ашыру кысаларында узды.
РФ Стратегик инициативалар агентлыгының сәламәтлек саклау өлкәсендә иң яхшы тәҗрибәләрне сайлап алу буенча Бөтенроссия конкурсы нәтиҗәләре билгеле булды. Татарстан ковид госпильләрдә гамәлгә куелган һәм уңышлы гына эшли торган «Виртуаль консилиум» проекты бу бәйгедә җиңүчеләрнең берсе булды.
Яңа коронавирус йогышына каршы прививканы өлкәннәр поликлиникаларында ясатырга мөмкин, шулай ук Татарстанның зур шәһәрләрендә мобиль вакцинацияләү бригадалары эшли. Үзең белән паспорт, ММИ полисы һәм СНИЛС булырга тиеш. Моннан тыш, хәзер вакцинация пунктларында гриппка каршы прививка ясарга була.
Бу елның февраленнән Яр Чаллының Сугыш ветераннары госпитале медиклары коронавирус инфекциясенә каршы 21 788 прививка ясады.
Акция Алабуга РҮХ сырхауханәсендә "Татарстан Республикасы Сәламәтлек саклау министрлыгының Республика кан үзәге" дәүләт автоном сәламәтлек саклау учреждениесенең Яр Чаллы шәһәрендәге филиалы белгечләре катнашуында узды. Бу көнне Алабуганың җитмеш өч кешесе кан тапшырды.
БРКХ табиблары командасы, трахеостом салуга мөрәҗәгать итмичә, Апастан килгән 14 яшьлек малайга бугаз өсте кимерчәге кистаны ала алдылар. Пациент 09.12.21 г. лорга мөрәҗәгать итә, әнисе сүзләренә караганда, малайда 5 ай дәвамында тавыш үзгәрүе күзәтелә, алар бу яшькә бәйле үзәрешләр дип уйлый. Тик малайга йотканда нәрсәдер комачаулый башлый, район табибы малайны Республика балалар клиник хастаханәсенә юллый.
Сәламәтлек саклауның беренчел звеносын модернизацияләүнең максатчан программасы буенча 2021 елда 223,4 млн сумлык 16 берәмлек медицина җиһазы сатып алынды.
Татарстан Республикасы Сәламәтлек саклау министрлыгы Яр Чаллы шәһәре АМЯХ коллективын JCI аккредитация статусын раслау белән котлый.
Түбән Кама районында Кама ФАПын төзү тәмамланды. Кама Аланы район хастаханәсенә караган фельдшер-акушерлык пунктында Кама һәм Беренче Май бистәләрендә, Оша һәм Самоновка авылларында яшәүче 200 дән артык кешегә хезмәт күрсәтеләчәк. Җирле халык планлы һәм кичектергесез медицина ярдәме ала, профилактик тикшерүләр һәм диспансеризация уза, вакцинация ала алачак.
2 нче төзәтү колониясендә җәза үтүче хөкем ителүчеләр, шулай ук Россия Җәзаларны үтәтү федераль хезмәтенең Татарстан Республикасы буенча идарәсенең хөкем ителгәннәр өчен хастаханә пациентлары Республика клиник хастаханәсе табиблары консультацияләрен алды.