ЯҢАЛЫКЛАР


21
декабрь, 2021 ел
сишәмбе

COVID-19дан кабат прививканы Түбән Кама үзәк район күппрофильле хастаханәсенең эпидемиология мәсьәләләре буенча баш табиб урынбасары Елена Пискарева ясады.

Розалия Рафаэловна Гобәйдуллина безнең хастаханәнең иң тәҗрибәле, үз һөнәренә гашыйк табибларның берсе. Ул үзенең ярты гасырлык һөнәри эшчәнлеге юбилеен матур кәеф белән каршы ала. Ул әле дә Алабуга халкының кече буынын дәвалый һәм карый.

Бу көннәрдә Розалия Рафаэловна баш табиб Рамил Сәфәров һәм Алабуга РҮХ коллективы җылы котлауларын кабул итә.

Коронавирус йогышы белән авырган йөкле хатын-кызлар Яр Чаллының 7нче номерлы Шәһәр сырхауханәсендә реабилитацияне уза ала. 24 пациент тернәкләнүне үтте. Булачак әниләргә сәламәтлекләрен торгызырга ярдәм итүче программа амбулатор медицина реабилитациясе бүлегендә гамәлгә ашырыла.


20
декабрь, 2021 ел
дүшәмбе

Россия трансфузиологлар ассоциациясе Советы Рәисе, м.ф. д., профессор Евгений Борисович Жибурт 2021 елда кан хезмәтенең иң яхшы оешмасы буларак, ТР Кан үзәгенә Мактау грамоталарын тапшырды.

Татарстан Республикасы Сәламәтлек саклау Министрлыгында ведомство һәм дәүләт бүләкләре белән бүләкләү тантанасы узды.

Алабуга Район үзәк хастаханәнең оториноларингология бүлегенә лор-комбайн һәм инструментлар җыелмасы китерелде, бу махсуслаштырылган медицина ярдәменең спектрын һәм күләмен сизелерлек киңәйтә. Әлеге җиһазлар диагностик манипуляцияләрне генә түгел, дәвалау процедураларын да үткәрергә мөмкинлек бирә.

Яр Чаллының Ашыгыч медицина ярдәме 19 декабрьдә 510 чакыруга хезмәт күрсәтте. Шуларның 49ы-балаларга булды. Кискен респиратор вируслы йогыш билгеләре белән шәһәрнең медучреждениеләренә 6 бала салынды.

ТКҮРКПХ коллективы өчен "Кыш бабай бул" акциясендә катнашу күптән инде традициягә әйләнде. Табиблар, фельдшерлар, шәфкать туташлары, санитаркалар, техник персонал, административ корпус хезмәткәрләре берләшеп, авыр тормыш хәлендә калган балалар өчен уенчыклар, өстәл уеннары, иҗат җыелмалары, тәм-томнар сатып алды.

13 декабрьдән 17 декабрьгә кадәр Татарстан Республикасы Сәламәтлек саклау министрлыгының лицензияләү буенча идарәсе тарафыннан 29 гариза кабул ителде.


17
декабрь, 2021 ел
җомга

Яр Чаллының 5нче номерлы Шәһәр хастаханәсенә профессор, акад. И.П. Павлов ис. Беренче Санкт-Петербург дәүләт медицина университетының анестезиология бүлеге җитәкчесе Кирилл Храпов килде. Ул Hamilton ИВЛ аппаратларында эшләү буенча реанимация бүлеге табиблары өчен мастер-класс үткәрде.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International