ЯҢАЛЫКЛАР


14
декабрь, 2021 ел
сишәмбе

Кама балалар медицина үзәгенең балалар хирурглары кечкенә пациентның ашказаныннан 40 магнит-шар чыгарды. Пациентка эндоскопик операция ясалды. Үткәрелгән дәвалаудан соң бала канәгатьләнерлек хәлдә өенә озатылды.

2021 елның декабрендә РККВД филиалына, Яр Чаллы тире-венерология диспансерына 50 ел тула.

Түбән Кама муниципаль районы башкарма комитеты җитәкчесе Рамил Муллин Балалар шәһәр хастаханәсендә  ремонт барышы белән танышты.

Яр Чаллы шәһәренең компанияләренең берсе 7нче номерлы сырхауханә коллективына Рәхмәт хаты тапшырдылар. Предприятие COVID-19 вакцинациясен оештырган өчен рәхмәт белдерә.

Түбән Кама кызы Ирина Александровна Дмитриева Татарстан Республикасы Сәламәтлек саклау министры адресына рәхмәт хаты язды. Пациент чын күңелдән авыруны җиңәргә булышкан беренче номерлы сырхауханәнең фельдшерына һәм шәфкать туташына рәхмәт белдерә.

2021 елның 19 декабрендә КФУның прецизион һәм регенератив медицина фәнни-клиник үзәге базасында икенче түләүсез «Шикәрле диабетны профилактикалау һәм сәламәтлек мәктәбе» узачак. Чара кысаларында докладлар белән бу өлкәдә әйдәүче табиб-экспертлар чыгыш ясаячак.


13
декабрь, 2021 ел
дүшәмбе

Әлмәттә COVID-19га каршы вакцинация үткәрә торган күчмә бригадалар актив эшли. Бүген прививканы 94 яшьлек Бөек Ватан сугышы ветераны, хезмәт ветераны Фазлыйәхмәтова Гәүһәр Сафин кызы ясатты.

5 900 татарстанлы 2022 елга Татарстан Республикасы Сәламәтлек саклау министрлыгының өстенлекле максатларын һәм бурычларын билгеләү буенча тавыш бирүдә катнашты. Ул Татарстан Республикасы дәүләт хакимияте башкарма органнарының максатларын һәм бурычларын халык алдында Формалаштыру һәм аларның үтәлешен иҗтимагый тикшерү проектын гамәлгә ашыру кысаларында узды.


11
декабрь, 2021 ел
шимбә

Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Казанның медицина учреждениеләренә беренчел медик-санитар ярдәм күрсәтү өчен автомобильләр тапшырды. Чарада ТР Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин, ТР сәламәтлек саклау министры Марат Садыйков, Казан мэры Илсур Метшин һәм башка рәсми затлар катнашты.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International