ЯҢАЛЫКЛАР


10
декабрь, 2021 ел
җомга

11 декабрьдә ел саен Бөтендөнья бронхиаль астмага каршы көрәш көне билгеләп үтелә. Бронхиаль астма барлыкка килү сәбәпләре һәм дәвалау турында без КБМҮнең балалар поликлиникасы каршындагы муниципальара иммунопрофилактика кабинеты аллергологы-иммунологы, Яр Чаллы шәһәре буенча Сәламәтлек саклау идарәсенең баш штаттан тыш белгече Светлана Фәрхетдинова белән сөйләштек.

1 декабрьдән 10 декабрьгә кадәр Татарстан Республикасы Сәламәтлек саклау министрлыгының лицензияләү буенча идарәсенә 36 гариза керде. Шуларның 20се - медицина эшчәнлеген гамәлгә ашыру, 15е-фармацевтика эшчәнлеге буенча гариза иде.

66 яшендә Түбән Кама үзәк район күппрофильле хастаханәсенең табиб-онкологы Вәгыйз Рәис улы Фазылҗановның гомере өзелде.


9
декабрь, 2021 ел
пәнҗешәмбе

Бүген Татарстан Республикасы Сәламәтлек саклау министры урынбасары Илдар Фатыйхов җитәкчелегендәге ТР сәламәтлек саклау министрлыгының эш төркеме Яшел Үзән районының Карамалы Тау бистәсенә эш сәфәре кылды.

Татарстан РКХ «Медицина һәм сыйфат-2021» халыкара конференциясендә медицина эшчәнлегенең сыйфаты һәм куркынычсызлыгы буенча Россиянең иң яхшы клиникасы дип таныдылар. Бу хакта республика хастаханәсе матбугат хезмәте хәбәр итә.

Республика сәламәтлек саклау министрлыгы медицина һәм фармацевтика эшчәнлеген гамәлгә ашыру өчен лицензияләр рәсмиләштергәндә барлык кирәкле ярдәмне күрсәтә.


8
декабрь, 2021 ел
чәршәмбе

Арча үзәк хастаханәсе ФАПы фельдшеры "Земский фельдшер " программасы буенча 500 мең сум акча алды. Яшел Үзән медицина көллиятен тәмамлаган кыз авыл җирендә үз һөнәри эшчәнлеген башларга булган.

Яңа Чишмә үзәк район хастаханәсендә көн саен 30 кеше үпкәләрне тикшерә. Флюорограф урнаштырылганнан соң ярты ел эчендә 3620 пациент тикшерү узды. Яңа җиһазлар Яңа Чишмә РҮХ сырхауханәсендә 2021 елның 3 июнендә урнаштырылды.

Республика иҗтимагый сәламәтлек һәм медицина профилактикасы үзәгенең хезмәткәрләре спорт мәктәпләрендә шөгыльләнүче балаларга медицина ярдәмен күрсәтүне оештыру турында фикер алышу максаты белән Яшел Үзәндә булды

Табиблар, галимнәр, укытучылар С.Зимницкий ис. II Бөтенроссия Клиник медицина конгрессына чакырыла. Ул 10-11 декабрьдә онлайн форматта узачак. Конгресста клиник медицина өлкәсендә 1500 артык төрле белгечлек табиблары, сәламәтлек саклауны оештыручылар, Россия һәм чит ил лидерларының катнашуы көтелә.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International