Шәрәфетдинов Илнур Хәсән улы Республика клиник неврология үзәгенең баш табибы итеп билгеләнде. Бүген тиешле боерыкны ТР сәламәтлек саклау министры имзалады.
ТР сәламәтлек саклау министры боерыгы белән медицина университеты клиникасының баш табибы итеп Бирчук Оксана Анатольевна билгеләнде.
Яр Чаллының Ашыгыч медицина ярдәме хастаханәсендә муен һәм күкрәк авыртуы аркасында ярдәм сорап мөрәҗәгать иткән Канада гражданы кызына уңышлы операция ясаганнар. Шеннон Валентеның 7 сантиметрлы шеше табылган, ул кан тамырлары-нерв бәйләмендә булган.
Түбән Кама РҮХнең ашыгыч медицина ярдәме станциясе фельдшерлары ЮХИДИ бүлегеннән рәхмәт хатлары алды.
Буа медицина училищесы базасында Татарстан Республикасы урта медицина белем бирү оешмаларын тәмамлаучылар арасында "шәфкать туташы эше" белгечлеге буенча һөнәри осталык республика олимпиадасы узды.
Бүген Балалар республика клиник хастаханәсенә регионнар башлыкларының зур делегациясе килеп китте.
Тире-венерология диспансерының баш табибы Александр Карпов Түбән Кама Үзәк хастаханәненең ике сырхауханәсенең дә терапевтлары белән очрашты. Табиб паөиентны карагада нинди үзгәрешләргә игътибарга алырга кирәклеге турында искә төшерде.
«Республика иҗтимагый сәламәтлек һәм медицина профилактикасы үзәге» ДАССУ «Сәламәт яшәү рәвеше – милли үсеш максатларының нигезе» Бөтенроссия акциясе кысаларында сәламәт яшәү рәвешен формалаштыру буенча интерактив дәрес үткәрүдә катнашты.
Түбән Кама районының Сухрау авылында күптән көтелгән фельдшер-акушерлык пункты ачылды. Ул 600 гә якын кеше яшәгән ике авыл халкына хезмәт күрсәтәчәк.
Түбән Кама һәм Түбән Кама районы территориясендә кара еланнар очрый башлады. Хәзер алар аеруча куркыныч. Бәхеткә, кешене елан тешләгән очраклар быел теркәлмәгән, шулай да «НТР 24» журналистлары алдан кисәтергә һәм түбән камалыларга, кара елан яисә тузбаш елан тешләгән очракта, үзеңне ничек тотарга турында сөйләргә булды.