Инвазив булмаган аппаратлар Чаллы һәм Лениногорск хастаханәләренә кайтарылачак.
Кытай Татарстанга үпкәләрне ясалма вентиляцияләү буенча ун аппарат тапшырачак, алар авыр авыруларның, шул исәптән Covid-19 коронавируслы пациентларның хәлен сакларга ярдәм итәчәк. Бу хакта «Татар-информ» МА ТР Сәламәтлек саклау министрлыгының матбугат хезмәтендә сөйләделәр.
Татарстан Республикасы сәламәтлек саклау министры Марат Садыйков министрның беренче урынбасары җитәкчелегендә ведомствоның әйдәп баручы белгечләренә 2020 елның 1 июнендә Яр Чаллы шәһәре яшәүченең үлем факты буенча тикшерүне эшләрен башларга кушты.
Түбән Каманың 1нче номерлы сырхауханәсенең фельдшеры Антон Неволин көн саен шәфкать туташы белән температуралы пациентлар чакыруына чыгалар һәм коронавирус йогышына тикшерү өчен мазоклар алалар.
2020 елның 3 июнендә РСФСРның Атказанган фән эшлеклесе, медицина фәннәре докторы, профессор, КДМИның факультет хирургия кафедрасы мөдире (1970-1983), КДМИның дәвалау факультеты деканы (1979-1983), Казан ГИДУВының хирургия авырулары кафедрасы мөдире (1983-1995 еллар), ТАССР хирурглары җәмгыяте рәисе, Гидуваның диссертация хирургия Советы Рәисе Кузнецов Вадим Алексеевич 90 яшьлек юбилеен билгеләп үтә.
Шәхси саклану комплектларны «Бердәм Россия»нең Татарстан бүлеге башкарма комитеты җитәкчесе Марат Сәмигуллин тапшырды. Партия Рәисе Дмитрий Медведевның җыелган взносларны гражданнарга адреслы ярдәм күрсәтү һәм медицина хезмәткәрләренә ярдәм итү өчен җибәрү тәкъдиме республикада хуплау тапты.
«ТАТПРОФ» АҖ генераль директоры Сергей Рачков инициативасы белән Кама балалар медицина үзәгенең медицина хезмәткәрләренә бер тапкыр кулланыла торган 10000 һәм күп тапкыр кулланыла торган 4000 саклану битлеге, шулай ук контактсыз 3 термометр тапшырылды.
Депутат һәм ТР Дәүләт Советының Социаль сәясәт комитеты рәисе Светлана Захарова Яр Чаллы шәһәренең сугыш ветераннары госпиталендә булды. Бу госпиталь пневмония һәм коронавирус йогышы булган пациентларны кабул итүче хастаханәләрең берсе. Депутат коронавируслы авырулар белән эшләүче медицина хезмәткәрләренә шәхси саклану чараларын тапшырды.
Хөрмәтле ватандашлар, кадерле татарстанлылар!
Безнең республика тарихы татарстанлыларның күп буыннарның казанышларыннан һәм җиңүләреннән тора. 1920 елның 27 маенда ТАССР төзелү турында Декрет имзалана. Бу безнең дәүләтчелекне торгызуда мөһим вакыйга булды, алга таба Татарстан Республикасының үсешендә зур роль уйнады.
Эпидемиягә каршы режим хастаханәләр һәм сырхауханәләр эшенә үз төзәтмәләрен кертте, ләкин тормыш туктамый, һәм дәвалау учреждениеләре, яңа мөмкинлекләрне ачып, аларга яраклаша.