Әлмәтнең 100 нче яңа яшәүчесе 16 гыйнварда 10: 35 туды, авырлыгы 3695 кг, буе 57 см. Татьяна һәм Таһир Гыймрановлар гаиләсендә дөньяга килде. Яшь әти-әни улына Әмир дип исем куштылар.
Әгәр гаиләдә грипп белән авыручы барлыкка килгән икән, аны мөмкин кадәр изоляцияләргә, савыт-саба, сөлгеләр һәм борын яулыклары бүлеп бирергә кирәк.
Яңа җиһазлар «Сәламәтлек саклау» илкүләм проекты кысаларында БРКХнә китерелде – «Canon Medical Systems Corporation» кирәк-яраклары белән Vantage Elan магнит-резонанс томографы һәм «РЕНЕКС-РЦ» рентгенография комплексы, ул рентгенографик тикшерүләрнең барлык төрләрен уздыру өчен билгеләнгән.
20 гыйнварда Мәскәү-Көньяк-Сахалинск рейсын башкара торган "Аэрофлот" авиакомпаниясе самолеты ашыгыч рәвештә Казанда утыртылды. Бортта бер пассажир аңын югалткан. Урынга килеп җиткән ашыгыч медицина ярдәме бригадасы самолетның төшүен көтте, шуннан соң пациент АМЯ автомобиленә клиник үлем хәлендә озатылды. Шуңа да карамастан, пациентка тиешле вакыт эчендә реанимация чаралары үткәрелде. Кызганычка каршы, пациент аңына килмәде. ТР Сәламәтлек саклау министрлыгы һәлак булган кешенең туганнары кайгыларын уртаклаша.
Өлкән буын (65 яшьтән өлкәнрәкләр) гражданнарына өйдә медицина ярдәме күрсәтү буенча пилот проектында катнашу өчен шәхси медицина оешмалары чакырылалар.
2020 елдан башлап, ТР Министрлар Кабинеты карары нигезендә, җан башына уртача кереме яшәү минимумыннан кимрәк булган гаиләләргә «Яңа туган балага бүләк» тапшыра башладылар.
ТР сәламәтлек саклау министры боерыгы белән ТР ССМ Яр Чаллы шәһәре буенча сәламәтлек саклау идарәсе җитәкчесе вазыйфасына Николаев Александр Николаевич билгеләнде.
Республика клиник хастаханәсенең 2нче номерлы хирургия бүлеге белгечләре Татарстанда беренче тапкыр ретроперитонеоскопик рәвештә уң бөер өсте бизен алып ташлауны – эндоскопик юл белән карындык арты арасы аша бөер өсте бизен алып ташлауны башкардылар.
Чистай бала тудыру йортында Татарстан Республикасында даими яшәүче, җан башына уртача кереме яшәү минимумыннан артмаган яңа туган балалары булган гаиләләр өчен беренче бүләк комплекты бирелде.
19 гыйнварда үзләренең һөнәри бәйрәмнәрен патологоанатомнар билгеләп үтәчәкләр. Түбән Кама хастаханәсендә патологоанатомия хезмәтенә нигез салучы, югары категорияле табиб Анатолий Александрович Спиридонов үз һөнәрендә 45 ел инде, шуларның 43е – ул ТКҮРКПХнең патологоанатомия бүлеге мөдире.