Нурлат ҮРХнең амбулатор гемодиализ бүлегендә икенче диализ залы эшли башлады. Хастаханәдә тагын ике ясалма бөер аппараты урнаштырылды, хәзер алар барлыгы 8 эшли.
ТР ССМ Республика клиник офтальмология хастаханәсенең офтальмохирургы Э.Л. Минхузина «Phaco Development» программасы чикләрендә «Катлаулы очраклар» катарактаның факоэмульсификациясе буенча квалификациясен күтәрү курсын узды.
Хастаханә клоуннары даими рәвештә КБМҮнең кечкенә пациентларына килеп торалар, алар белән уеннар үткәрәләр, эшләнмәләр ясыйлар һәм гади аралашалар.
Медицина профилактикасы үзәге белгечләре ай дәвамында Түбән Кама халкына тозлы кәбестәнең файдасы турында сөйләделәр – тозлау буенча мастер-класслар «Шәфкатьтә», «Вестада», Балалар һәм яшьләр иҗаты сараенда, Балалар экология-биология үзәгендә, туган якны өйрәнү китапханәсендә һәм башка оешмаларда уздылар.
Атна эчендә Казанның ашыгыч ярдәм хезмәтенең табиблары кешеләрне коткарырга 7725 тапкыр чыктылар, шул санда җәмәгать урыннарына – 1233 тапкыр.
ТР Сәламәтлек саклау министрлыгы хәбәр иткәнчә, 2019 елның 1 ноябрендә «Кристалл» кунакханәсендә балаларның хәле начар булуы турында мәгълүмат килгән.
Үзендә ышанычы булмаган балада наркотикларга бәйлелек куркынычы югары – бу хакта бүген «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгында узган матбугат конференциясендә ТР Сәламәтлек саклау министрлыгының баш штаттан тыш психиатр-наркологы, Республика наркология диспансерының баш табибы урынбасары Резеда Хаева сөйләде.
Бала туу – ул һәрвакыт шатлык, бу көннән башлап мәшәкатьләр белән тулы яңа тормыш башлана, шул ук вакытта зур бәхет – ата-ана тормышы башлана.
ТР ССМ Республика клиник офтальмология хастаханәсе «Шикәр диабеты вакытында күзләр зарарлануы» дигән Пациент мәктәбенә чакыра.
Мамадыш муниципаль районының Олы Шыя авылында модульле фельдшер-акушерлык пункты ачтылар.