2019 елның 14 гыйнварында озак авырудан соң 73нче яшендә Галеев Ринат Харис улы вафат булды. Татарстан Республикасы трансплантологиясенә нигез салучы, Россия Федерациясенең һәм Татарстан Республикасының Атказанган табибы, Европа һәм Россия буенча урологлар, трансплантологлар, онкологлар җәмгыяте әгъзасы. 40 елдан артык ул табиблык эшчәнлеге белән шөгыльләнде, шулардан 30 ел Республика клиник хастаханәсенең урология бүлеген һәм бөер күчереп утырту бүлеген җитәкләде.
Халык өчен профилактика эшен камилләштерү максатыннан Балалар республика клиник хастаханәсендә клиника тәкъдим ителгән социаль челтәрләрнең подписчиклары белән туры эфир узды.
Атна эчендә Казанның ашыгыч хезмәт табиблары кеше коткарырга 8341 тапкыр чыктылар, аларның җәмәгать урыннарына – 978 чакыру. 818 тапкыр медиклар бәхетсез очракларга чыктылар, алар арасында ЮТҺгә – 35 тапкыр. Шушы ЮТҺдә 41 кеше зыян күрде, 25 кеше дәвалау учреждениеләренә тапшырылды, 1 кеше һәлак булды. Янгыннарга медиклар 12 тапкыр чыктылар. Бала табуларга Казанның Ашыгыч медицина ярдәме станциясеннән табиблар 70 тапкыр чыктылар. Төрле авырулар буенча 6906 чакыру үтәлде, аларның 59 чакыру – көчле миокард инфаркты буенча,182 – баш мие кан әйләнешенең көчле бозылуы буенча.
Психолог һәм бизнес-тренер Татьяна Савельева Түбән Кама үзәк район күп профильле хастаханәсе (ТКҮРКПХ) хезмәткәреләренең эшен эчтән карарга карар итте. Ул ТКҮРКПХ психологлары белән бергә психологик тренинглар вакытында персоналның эш нәтиҗәләрен бәяләячәк.
Балалар республика клиник хастаханәсендә Казан дәүләт медицина университетының педиатрия факультеты студентлары өчен кышкы җитештерү практикасы башланды.
Атна эчендә Казанның ашыгыч ярдәм хезмәте табиблары 8760 тапкыр кешеләрне коткарырга чыктылар, шул санда җәмәгать урыннарына – 1119 чакыру. Бәхетсезлек очракларына медиклар 972 тапкыр чыктылар, шул санда юл-транспорт һәлакәтләренә – 38 тапкыр. Бу юл-транспорт һәлакәтләрендә 32 кеше зыян күрде, 16 кеше дәвалау оешмаларына китерелде. Янгыннарга медиклар 13 тапкыр чыктылар. Бала табуларга Казанның Ашыгыч медицина ярдәме станциясеннән медиклар 72 тапкыр чыктылар. Төрле авырулар буенча 7344 чакыру үтәлде, шулардан көчле миокард инфарктлары – 75, баш мие кан әйләнешенең көчле бозылулары – 172.
Якынлашып килүче Яңа ел уңаеннан һәрберебез ишеткән беренче теләкләрнең берсе булып сәламәтлекне теләү булачагына шикләнмәскә дә мөмкин. Әле борынгы заманнарда ук кешеләр сәламәтлексез, бай һәм куәтле кеше булып та, үзеңне чын-чынлап бәхетле хис итү мөмкин түгеллеген аңлаганнар.
Яңа ел алдыннан 7нче номерлы Балалар шәһәр сырхауханәсенең Инвалид- балаларны тернәкләндерү үзәгендә балалар өчен яңа ел бәйрәме узды.
Норлат районында капиталь ремонттан соң сырхауханә һәм яңа ФАП ачылдылар. Ачылу тантанасында сәламәтлек саклау министры урынбасары Илдар Фатыйхов катнашты.
Балалар республика клиник хастаханәсе «CERT INTERNATIONAL» (Словакия) сертификацияләү буенча халыкара органның сертификациясен узды.