Сәламәтлек саклау министры Марат Садыйков «Волонтерлар-табиблар» Бөтенроссия иҗтимагый хәрәкәтенең Татарстан региональ бүлегенең вәкилләре белән очрашты.
КДМУ хезмәткәрләре БРКХ баш штаттан тыш балалар белгечләре белән бергә республиканың бөтен районнарына табибларны укыту өчен хәзерге заман йөрәк-үпкә реанимациясе һәм беренче ярдәм күрсәтү турында укытуны дәвам итәләр.
ТР Сәламәтлек саклау министрлыгында сәламәтлек саклауда остазлык хәрәкәтен үстерү мәсьәләсе буенча утырыш узды.
Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Татарстан Республикасы сәламәтлек саклау һәм мәгариф учреждениеләре вәкилләренә яңа автомобиль ачкычлары тапшырды.
Түбән Камада яшь белгечләр белән традицион ел саен үткәрелә торган очрашу узды. Быел Түбән Камага 40 табиб килде, шуларның 23е-яшь белгечләр.
ТР сәламәтлек саклау министры Марат Садыков «2019 елда сәламәтлек саклау системасының эш йомгаклары турында» дигән пресс-конференция үткәрде. ММЧ вәкилләре белән очрашу бүген ТР Сәламәтлек саклау министрлыгында узды.
«Республика медицина профилактикасы үзәге» ДАССУнең лекция залында «Спортта тыелган субстанцияләрне һәм методларны терапевтик куллану. Бөтендөнья допингка каршы агентлыгының тыелган Исемлеге» дигән семинар узды.
«Татнефть» ГАҖ Иҗтимагый советының өч сәгатьлек утырышы Әлмәт һәм Татарстанның көньяк-көнчыгышы сәламәтлек саклау үсеше мәсьәләләренә багышланды.
Мәскәүдә «Физик һәм реабилитацион медицина» халыкара катнашуы белән III Россия конгрессында Яр Чаллы Сугышлар ветераннары өчен госпиталенең үзәк нерв системасы функциясенең бозылулары булган пациентларның медицина реабилитациясе бүлеге мөдире Лариса Крылова чыгыш ясады.
Түбән Каманың Балалар шәһәр хастаханәсендә наркотикларга каршы марафон кысаларында әтиләр өчен очрашу узды. «Яшьләр клиникасы» медицина-социаль ярдәм күрсәтү бүлеге мөдире Наталья Шишкина ата – аналарга балалар һәм яшүсмерләр сәламәтлеген һәм тормышын җимерүче өч монстр – снюс, снаф һәм насвай турында сөйләде.