Казан дәүләт медицина академиясендә Республика клиник офтальмология хастаханәсенең – «Татарстан Республикасы Медицина хезмәткәрләре ассоциациясе» КБПның структур бүлекчәсенең табиб – офтальмологларының беренчел оешмасы утырышы узды.
Кечкенә пациентлар күңелсезләнмәсен һәм үз авырулары турында уйламасын өчен КБМҮнең Балалар хастаханәсе китапханәсенә мастер-класс белән интерьерлар дизайнеры Дарья Янукович килеп китте.
РКДҮдә табиблар өчен «Кардиологиядә антикоагулянтлы терапия» дигән квалификацияне күтәрүнең беренче циклы башланды.
Атна дәвамында Түбән Кама ҮРХнең стоматология сырхауханәсенең белгечләре 11нче номерлы мәктәпнең төрле сыйныф укучылары белән очраштылар һәм аларны авыз куышлыгын дөрес карарга өйрәттеләр.
Яр Чаллыда Халыкара диабет белән көрәшү көненә багышланган шикәр диабеты булган балалар өчен хәйрия акциясе узды.
Республика клиник хастаханәсендә AMTEC KAZAN белем бирү үзәге җирлегендә йөрәкнең тумыштан килгән кимчелекләрен пренаталь ультратавыш диагностикасы буенча экспертлар өчен Халыкара мәктәп-семинар башланды.
«Перинаталь үзәк белән Әлмәт балалар шәһәр хастаханәсе» ДАССУнең балалар стационарында 17 ноябрьдә искиткеч бәйрәм узды, анда табигать белән куелган вакыттан алда туган сабыйлар белән әниләр һәм әтиләр, әбиләр һәм бабайлар килде.
Югары уку йортлары студентлары арасында «Хәрәкәт – ул тормыш» темасына иң яхшы лекция материалына Республика смотр- конкурсының 1 этабы КДМУның гомуми гигиена кафедрасы җирлегендә узды.
Шушы көннәрдә Мәскәүдә «Росздравнадзор тәкъдимнәре нигезендә сыйфат менеджментының интеграцияләнгән системасын кертү» дигән XI Бөтенроссия конференциясе узды.
Петровский поселогында Күчмә региональ волонтер-медик мәктәбе тәмамланды. Белем бирү проектында 70 тән артык доброволец катнашты. Катнашучылар арасында Казан дәүләт медицина университеты, Казан медицина көллияте, шулай ук Әлмәт, Буа, Бөгелмә, Яшел Үзән, Алабуга, Түбән Кама, Яр Чаллы, Минзәлә, Чистай районнарының медицина урта һөнәри белем бирү уку йортларының студентлары бар иде.