Бүген Бөтенроссия гинеколог көне билгеләп үтелә.
Түбән Кама район үзәк күп профильле хастаханәдә бу белгечлек буенча 17 табиб эшли. Без гинеколог табибларыбыз белән горурланабыз, алар тәҗрибәле, белемле, кайгыртучан, игътибарлы һәм ярдәм итә белүче искиткеч белгечләр.
Ата-аналар һәм балигъ булмаганнар өчен суда һәм сулык янында үз-үзеңне тоту кагыйдәләре, шулай ук бату фактын ачыклаганда кагыйдәләр турында белешмәлек.
Саф һавада йөрү - сәламәтлекне ныгыту, салкын тию авыруларын профилактикалау, иммунитетны арттыру өчен иң яхшы чара, шулай ук баланы чыныктыруның иң гади һәм дөрес чарасы.
Яшел Үзән районының 65 яшьтән өлкәнрәк авыл кешеләре район хастаханәсенә махсус транспортта барып җитү мөмкинлегеннән актив файдалана.
Татарстанда психо-неврология шифаханәсендә дәвалану өчен балаларны кабул итә. Шифаханәдә Татарстаннан да, күрше төбәкләрдән дә 3 яшьтән 14 яшькәчә балалар дәвалана ала.
Сарайлы фельдшер-акушерлык пункты ачылуга әзер диярлек. Аны "Сәламәтлек саклау" илкүләм проектының сәламәтлек саклауның беренчел звеносын модернизацияләү программасы буенча иске бина урынына төзеделәр.
Түбән Кама үзәк район күп профильле хастаханәнең травматология бүлеге мөдире, ТР атказанган табибы, талантлы травматолог-ортопед Виктор Владимирович Сизинцев үзенең 55 яшьлек юбилеен билгеләп үтә.
Түбән Кама районының Югары Уратма авылына фельдшер-акушерлык пунктының модульле конструкциясе корпусын китерделәр. Берничә көн дәвамында эшчеләр бинаның модулен куячак, ә аннан соң бинада эчке эшләр башланачак.
Зур шеш 83 яшьлек хатын-кызның корсак куышлыгында урнашкан иде. Инсульт кичергәннән соң хатын-кыз гел ятып торды, аз хәрәкәтчән иде, шуңа күрә корсакның тиз үсүе беренче вакытта аңа зур уңайсызлыклар тудырмады. Пациентка ул авырлык җыя кебек кенә тоелды. Шуңа медикларга ярдәм сорап мөрәҗәгать итмәде. Сулау авырайгач, корсагы зур булу сәбәпле әйләнү мөмкин булмагач, пациент һәм аның туганнары чаң суга.
4нче номерлы Шәһәр хастаханәсе һәм Яр Чаллы табиб-физкультура диспансеры «Электротранспорт» ҖЧҖдә хезмәткәрләрнең сәламәтлеген саклау һәм ныгыту буенча корпоратив программаны гамәлгә кертәләр.